23 марта 2023
Студентлар конференциясе

22 мартта Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының  Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентларының конференциясе үтте.   

Конференциядә әдәбият  кафедрасы буенча 2 секция оештырылган иде:  “Татар әдәбиятын укыту методикасының актуаль проблемалары” (җит. проф. Л.И. Минһаҗева), “Татар әдәбиятында һәм фольклорда  рухи эзләнүләр” (җит. проф. Н.М. Йосыпова). Секцияләргә 33 тема тәкъдим ителде.

Конференциядә студентларның фәнни эзләнүләре халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү, әдәбият үрнәкләрен бәяләү, әдәбиятны мәктәптә укыту мәсьәләләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.

 Аерым студентларның докладлары эзләнүләргә бай, фәнни булулары белән тыңлап утыручы  түбән курс шәкертләре  өчен үрнәк булды.  Конференциядә катнашучыларның тавыш бирүләре нәтиҗәсендә,  урыннар  билгеләнде, иң уңышлы фәнни доклад авторларына  грамоталар тапшырылачак.  

 

 

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна