22 февраля 2023
Пермь өлкәсендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Әлеге чара  Габдулла Тукай исемен йөртүче Барда гимназисе белән берлектә үткәрелде. Иң элек һәр сыйныфта класс сәгатьләре: туган телебез — татар теле турында, бөек татар шәхесләре — язучылар турында, җирле шагыйрләребез белән очрашулар, викториналар булды. Каюм Насыйри институтының Бардадагы үзәге җитәкчесе һәм методисты Исмәгыйлева Нурия Габдрахманова укучыларга Каюм Насыйри турында гаять тәфсилле доклад тәкъдим итте. Шулай ук, балалар “Минем татар теле укытучым” дип аталган акциядә катнашып, татар теле укытучыларына рәхмәт сүзләрен, үзләре ясап әзерләгән открыткалар тапшырдылар.

Дәрестән соң, актлар залында зур концерт булды. Укучылар танылган шагыйрләрнең, шулай ук җирле шагыйрләрнең шигырьләрен сөйләделәр, ә татарча җыр-биюләр концертка ямь өстәде. Шулай ук, театр түгәрәгенә йөрүчеләр Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек күрсәттеләр, Муса Җәлилнең төрмәдәге соңгы көннәрен тасфирлаган әлеге күренешләр беркемне дә битараф калдырмады. Артистлар да рольләрен бик бирелеп башкардылар.

Концертны Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Туган тел көне бик матур, эчтәлекле үтте.

Источник информации: Шаяхметова Лейсан Хабировна