19 февраля 2023
Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган кичә үтте

Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри институты үзəге «Туган тел» оешмасы белән берлектә 19 февраль көнне татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 117-еллыгы уңаеннан истәлек  кичəсен үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри институты үзəгенең җитәкчесе һәм методисты, татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе Гөлсинә Үльмаскулова сәламләде.

Укучылар Муса Жəлилнең тормыш юлы турында сөйләделәр, шулай ук кичә барышында шагыйрьнең «Моабит дəфтəре» циклына кергән шигырьлəр яңгырады — аларны татар теле курсларына йөрүче балалар сөйләде. Аннары Идель-Урал төркеме турында «Война непрощенных" ди фип исемләнгән фильмның бер өзеге күрсәтелде.  

Кичә бик тәэсирле, эчтәлекле булды, шигырьләр һәм монологлар матур скрипка музыкасы белән бизәлгән иде. 

Әлеге чарада йөзгә якын тамашачы булды һәм кичә барысының да күңеленә хуш килде. 

Источник информации: Шаяхметова Лейсан Хабировна