25 февраля 2023
Остаз дәресләре

Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 4 курс студентлары “Педагог һәм остаз елы”  кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан федераль университеты профессоры, галим,  тәнкыйтьче, күп яшьләргә фән, әдәбият дөньясына юл ярган остаз, олпат шәхес, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Тәлгать Нәби улы Галиуллин белән очраштылар.

Тәлгат Нәби улы Галиуллин  1938 елның 22 июлендә элек Октябрь (хәзерге Норлат) Кычытканлы авылында дөньяга килә. 1961-62 елларда Казанга  университетның тарих-филология факультетында татар теле кафедрасында ассистент буларак үзен сынап караганнан соң, 1962-65 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли, аспирантура үтә. 1965 елдан Тәлгат Галиуллин Алабуга  педагогия институтында татар һәм рус әдәбиятларыннан лекцияләр укый, 1967-71 елларда уку-укыту һәм фәнни эшләр буенча проректор, 1971-86 елларда ректор вазифаларын башкара. 1961 елдан ассистент буларак башланган хезмәт юлы доцент баскычлары аша 1983 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрә. 1986 елда ул Казанга кайта. 1986-88 елларда Казан Дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында профессор булып эшли, рус әдәбиятыннан курслар алып бара. 1988 елда Тәлгат Нәби улы Галиуллин Казан Дәүләт университетына эшкә алына. 1989 елда аңа татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыру эше йөкләнә. Тәлгат Галиуллин биредә 11 ел декан һәм егерме елга якын татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасының мөдире вазифаларын башкара. Фән дөньясына алтмышынчы елларның ахырларында килә. 1968 елда “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык, 1981 елда 1920-1930 нчы еллар татар поэзиясен өйрәнүгә багышланган докторлык диссертацияләрен яклый.  “Сибгат Хәким: шагыйрьнең иҗаты турында” (1971), “Яңа үрләр яулаганда” (1972), “Еллар юлга чакыра” (1975), “Социалистик реализм юлыннан” (1977), “Дыхание времени” (1979), “Безнең тормыш – үзе җыр” (1982), “Шагыйрьләр һәм шигырьләр” (1985), “Дәвамлылык” (1987), “Здравствуй, поэзия” (1987), “Илһам чишмәләре” (1988), “Гомер учагы” (1991), “Шигърият баскычлары” (2002), “Шәхесне гасырлар тудыра” (2003), “Әдәбият – хәтер хәзинәсе” (2008), “Яктылык” (2011) кебек гыйльми монографик хезмәтләре һәм күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре, фәнни язмалары аерым игътибарга лаек. Тәлгат Галиуллин исеме прозада да танылды. Алабугада күргән-кичергәннәре, истәлекләре белән уртаклашкан «Замана балалары» (1993), хикәя һәм повестьлары тупланган «Дәгъва» (1995)  китаплары белән үзен сынап караганнан соң, заманның әдәби сурәтен тергезгән «Тәүбә» (1997), «Элмәк» (1998), «Төнге юллар» (2003), «Сәет Сакманов» (1997) роман-трилогиясен, балачак, үсмерчак хатирәләрен яңарткан «Гомер тәлгәшләре» (1999) автобиографик язмасын укучы хөкеменә тәкъдим итә.

Әдәбият укытучысы Гөлфия Расил кызы Гайнуллина очрашуны башлап болай диде: “Һәркемнең тормыш сукмагын билгеләгән остазы була. Казан университетында минем язмышымны әдәбият сукмагына алып кереп киткән остазым Тәлгат Нәби улы Галиуллин ул. Өч дистә елга якын  остазым уңышларым белән кызыксынып, рух өстәп, фәнни хезмәтем буенча киңәшләрен биреп яши. Мин остазыма гомерем буе бурычлы һәм рәхмәтле”.

Фән юлына, милләт тарихына гомерен багышлаган фидакарь зыялы галим Т.Н.Галиуллин студентларга үзенең әдәбият гыйльмиятенә килү юлын, милли әдәби барыш, тәнкыйть хакында тәфсилләп сөйләде. Студентлар олпат галимгә язучы тәнкыйте турында сораулар бирделәр, яраткан әсәрләренең язылу тарихы, прототиплары белән кызыксындылар. Гомере буе студентларга әдәбият серләрен төшендергән лектор, 85 яшенә якынлашып килүенә карамастан, күп яшь галимнәр белән бил алышырлык әле.

Остазның  укучысы, әдәбият галиме, профессор Н.М.Юсупова үзенең чыгышында болай диде: “Т.Галиуллин – XX гасыр шигъриятен бербөтен процесс буларак өйрәнгән, шушы юлда үз концепциясен булдырган, әдәбият белеме фәне үсешенә зур өлеш керткән галим.  Фәнни эзләнүләрен әдәбиятның катлаулы өлкәсеннән саналган, нечкә әдәби зәвык таләп итүче шигърият төрендә башлый һәм үзе сайлаган юлына тугрылыклы кала. Асылда милли әдәбият белеменең торышын һәм барыр юлын билгеләгән  хезмәтләрдә татар шигъриятенең бай тарихы колачлап өйрәнелә, эчке кануннары, үсеш баскычлары билгеләнә, Кол Гали, Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Х.Туфаннардан алып, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Р.Зәйдулла һ.б. иҗатлары төп өйрәнү объекты итеп алына, шигъри мәктәпләрнең традицияләре өйрәнелә. Шушы еллар аралыгында галим С.Хәким, Г.Афзал, Р.Харис, Р.Фәйзуллин кебек шагыйрьләрнең “үз” тәнкыйтьчесенә, иҗатларын даими төстә укучыга “тәкъдим итеп” баручыга әверелә. Галим хәзерге татар шигъриятен өйрәнүнең концепциясен, үзәк юлларын барлый.

Һәркемгә хөрмәтле мөнәсәбәттә торган галим шәкертләренең дә һәркайсына шәхес буларак якын килә. Тәлгать Нәбиевичтан без – укучылары – бик күп нәрсәгә өйрәндек, ул безгә фәнгә һәм, гомумән, тормышка кагылышлы бик күп киңәшләр бирде, фән дөньясына юл ярды, шушы өлкәнең “гади күзгә күренмәгән” бик күп серләренә төшендерде, үз фикереңне якларга, дәлилләргә, үз сүзеңне “ярып” әйтергә өйрәтте. Сәгатьләр буе әдәбият, шигърият, шәхесләр хакында барган әңгәмә-бәхәсләр мәдәни мирасның, нәзари байлыкның яшерен пәрдәләрен ачып кына калмады, рухи бөтенлеккә омтылышның тормышта изге максат булырга тиешлеген дә сеңдерде.

Холкы-фигыле белән тыныч, ипле, бервакытта да вакланырга яратмаган, үз тормыш позициясен берәүдән дә яшермәгән, саллы фикерле, стратегик күзаллауга сәләтле, зирәк, олысына-кечесенә хәерхаклы, ярдәмчел мөнәсәбәттә яшәгән галим укучылары өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә, татар шагыйрьләре өчен дә якын һәм кадерле.

Казан университетында мин остазымның юлын дәвам итеп, шигъриятне өйрәтәм. Остазыма гомерем буе чиксез рәхмәтлемен”.

“Педагог һәм остаз елы” кысаларында үткәрелә торган мондый җылы очрашулар дәвамлы булсын иде.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы