18 февраля 2023
Ульяновск шәһәрендә "Ике шагыйрь - бер язмыш" дип исемләнгән әдәби кичә узды

Каюм Насыйри институтының Ульяновск шәһәре үзәге методисты һәм җитәкчесе Рамилә Сафина татар халкының легендар шагыйрьләре Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров иҗатларына багышланган “Ике шагыйрь - бер язмыш” дип исемләнгән әдәби кичәне оештыруда катнашты. Әлеге чара 17 нче милли китапханәдә узды. Кичәдә ана теле укытучылары,​ мәктәп укучылары,​ мәдәният хезмәткәрләре, җирле язучылар һәм шигърият яратучы милләттәшләребез катнашты. Балалар Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен яңгыраттылар. 

Сембер татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов, Гакыйль Сәгыйров исемен мәңгеләштерү максатыннан, әдәби премияне булдырырга ниятләүләре турында хәбәр итте.

Источник информации: Лейсан Шаяхметова