17 февраля 2023
Абитуриентларабыз белән "Татар китабы йорты"нда очрашу

Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең абитуриентлары һәм 3 курс студентлары әдәбият укытучысы КФУ доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина җитәкчелегендә “Татар китабы йорты”нда КФУда аспирантура тәмамлаган язучы Ландыш Әбударованың Г.Исхакый һәм Д.Джойс әсәрләрен чагыштырып бәяләү хакындагы дәресен тыңладылар.

Абитуриентларыбыз Ихтыяр белән Мәрьям КФУ студентлары белән бездәге белгечлекләр турында фикер алыштылар, элемтә булдырдылар. Алар журналист булырга хыяллана. Икесе дә әдәбияттан республика олимпиадасында катнаштылар, Ихтыяр җиңү яулады. Мәрьям һәркайда милли киемдә йөрүе белән, КФУда һәр конференциядә, Ачык ишекләр көннәрендә катнашуы белән игътибарны җәлеп итә. Алар – безнең киләчәк. Хәзердән үк алар шушы мохиттә кайный.

Г.Р.Гайнуллина студентлар һәм абитуриентларны Л.Фәезова-Әбударова белән таныштырганда болай диде: “Сезнең каршыгызда – Казан университетында гыйлем алуның һәр баскычын үткән, бүгенге көндә уңышлы хезмәт итүче яшь галимә”.

Язучының лекциясе безнең абитуриентларыбызны канатландыра, Казан университетында студентлар рәтендә белем алып, милләтнең зыялы шәхесләре булып җитешәчәгенә ышаныч булдыра.

Татар әдәбияты кафедрасы