17 февраля 2023
КФУ студентлары "Шәрык клубы"нда А.Әхмәтгалиеваның "Капка" хикәясе һәм инсценировкасы хакында фикер алышуда катнаштылар

Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 3 һәм 4 курс студентлары әдәбият укытучысы КФУ доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры куйган “Капка” спектаклен тамаша кылдылар. Спектакль бүгенге татар прозасының йөзек кашы Айгөл Әхмәтгалиеваның М.Кашгарый исемндәге Халыкара бүләгенә ия булган “Капка” хикәясе нигезендә эшләнгән инсценировка буенча. Журналистларыбыз төркеменең “Хәзерге әдәбият” курсында бу әсәр уку программасына кертелгән.

16 февраль көнне “Рухият” түгәрәге  белән берлектә студентларыбыз “Шәрык клубы”нда спектакльнең режиссеры Олег Кинҗәгулов, хикәя һәм инсценировка авторы Айгөл Әхмәтгалиева, актерлар Рәзил Фәхертдинов, Чулпан Арсланова, Фердинант Насретдиновлар белән фикер алышуда катнашты.

Студентларыбызда спектакльнең сәхнәгә куелышы, режиссер уйдырмасы, бизәлеш буенча сораулар күп иде. Олег Кинҗәгулов сорауларга бик теләп җавап бирде. Актерлар да рольләрнең эчтәлегенә кагылышлы фикерләре белән уртаклаштылар. Г.Р.Гайнуллина бу хикәядәге мотивларның Ф.Әмирхан, Ф.Хөсни, А.Гыйләҗев әсәрләре белән интертекстуаль бәйләнешләре хакында фикерләрен җиткерде, режиссерга: “Классик әсәрләргә мөрәҗәгать итүегез өчен рәхмәт! Классик әсәрләрне кую сезне һәм рухи, һәм сыйфат ягыннан үстерер. Белегез: сезне зәвыклы тамашачы карый һәм бәяли. Безне тәмамлаган студентлар спектакльгә әсәрнең үзен алып килеп чагыштырып утыра”, – диде.

Әдәбиятны нибары икенче дәрес укучы математика һәм инглиз теле белгечлеген алучы студентларыбыз: “Мондый чаралар һәм әдәбият дәресләре күбрәк булсын иде”, – дип таралыштылар. Бу җәһәттән, журналистлар төркеме – инде әзер журналистлар  – әдәбият укытучылары белән хәзерге мәдәниятнең эчендә кайный. Шәхесләрдән гыйлем һәм тәрбия алган студентлар киң карашлы, җитди профессионаллар булып формалаша.


Татар әдәбияты кафедрасы