17 февраля 2023
Ватанга тугрылык символы

Милли хәзинәләр, халык җәүһәрләре халык тарафыннан танылып, халыкка тәкъдим ителеп, шуларны күреп, сокланып, кадерләп яшәгәндә генә чын хәзинә санала алалар. Кире очракта яшерелгән хәзинәнең кыйммәте юк та шикелле. Шундый хәзинәләрнең берсе –  герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе 15 нче февраль көнне, ягъни каһарман-шагыйрьнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда күрсәтелде. Әлеге чарада Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-001 төркем студентлары да катнашты.

Хәзинә-экспонатның тарихына кыскача экскурс ясыйк: 57 ел элек Муса Җәлилнең тормыш юлдашы – Әминә Җәлилова музейга шагыйрьнең Моабит дәфтәрләрен тапшыра. Әлеге дәфтәрләрдәге әсәрләрне шагыйрь, үлем җәзасы алдыннан, Берлинның «Моабит» төрмәсендә яза. Аларның сакланып калуы һәм безнең илгә кайту тарихы үзе үк гаҗәеп могҗиза. Узган гасырның 80 нче елларыннан башлап, Моабит дәфтәрләрен музей фондларыннан чыгарып, халыкка тәкъдим итү традициягә әверелә. Муса Җәлилнең туган көнендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары бу уникаль җыентыкны күрү мөмкинлегенә ирештеләр.

“Моабит дәфтәрләре”н халыкка тәкъдим итүнең күркәм традициясе буенча, бу эштә Ватаныбызның күренекле шәхесләре катнаша. Быел бу җаваплы эшне Милли музейның элекке директоры Люция Вәлиева башкарды. Әлеге исем татар зыялылары, китапханә, китап сөючеләрнең күпләренә таныш. Нәкъ менә ул эшләгән вакытта төп нөсхәне халыкка тәкъдим итү традициясе барлыкка килә. Быел тантананың иҗат программасында пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары катнаштылар.

М.Җәлил шигырьләре филологик һәм педагогик  юнәлештә белем алган студентларга таныш кына түгел, алар аны фәнни өйрәнүдә дә актив катнашалар. Шагыйрь тормышы, иҗаты белән тирәнтен кызыксынучы, булачак укытучы, булачак тел һәм әдәбият галимнәренә экспонатны якыннан күрү могҗизага тиң вакыйга булды.

 

Источник: татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.