16 февраля 2023
М.Җәлил исемендәге Республика премиясе ияләре белән очрашу

15 февраль – Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы татарфыннан шактый чаралар үткәрелде.

Шулардан берсе – шагыйрьнең музей-квартирасында оештырылган М.Җәлил исемендәге Республика премиясен алучылар белән очрашуда катнашу. Чарада Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең 10.2-901 төркеме студентлары кафедраның 2 курс аспиранты Гарифуллина Э.Ф. җитәкчелегендә катнашты. Истәлекле бәйрәмдә Муса Җәлилнең катлаулы тормыш юлы, героик язмышы белән шагыйрь исемендәге премиягә ия булган шәхесләр белән таныштырды. Казан театр училищесы студентлары исә сәхнәдә бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды. Чарада Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Гөлзадә Сафиуллина, Булат Ибраһим һәм башка танылган шәхесләр катнашты. Бәйрәм Муса Җәлил исемендәге премиянең 2023 елгы лауреаты Рифат Сәлахның чыгышы белән тәмамланды.

 

Чыганак: татар әдәбияты кафедрасы.