16 февраля 2023
КФУның ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды.

Тантанада Казан федераль университеты Президенты Минзарипов Рияз Гатаулла улы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илдар Илгизәр улы Халиков, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, укытучылар һәм студентлар катнаштылар.

Бәйрәмне ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүз Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинага бирелде. Ул, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар поэзиясенең җәүһәр ташы – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуны билгеләп үтеп, мондый чараларның укучыларга патриотик рухта әхлакый тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады.

Шагыйрьнең 117 яшь тулуы уңаеннан оештырылган әлеге тантанада Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, чараны 1нче курс студенты Ралиф Гыйздәтуллин һәм 4 нче курс студенты Ризәлә Гыйләҗева алып бардылар. Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

Чыганак: Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры, Л.Ф. Гобәйдуллина,  4 курс студенты