10 февраля 2023
Татар мәдәнияте һәм тарихы белән танышу дәресләре

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең педагогик белем бирү юнәлешендә белем алучы студентлар әдәбият укытучысы, доцент Г.Р.Гайнуллина җитәкчелегендә “Татар китабы йорты”нда “Сада”дип исемләнгән күргәзмә ачылуда катнаштылар .

Студентларга Шәриф Камалның 1905 елдан соң бер тапкыр да басылмаган “Сада” җыентыгы тәкъдир ителде.

ХХ гасыр башында киң таралган шәкерт садалары – алдынгы карашлы яшьләрнең үз тирәләренә бөтен татар яшьләрен туплау омтылышы, милли үзаң уянуга чакырулары ул. Сада   фарсы теленнән “аваз”, “тавыш” дигән мәгънәне аңлата. Садалар җыр рәвешендә дә, шигырь рәвешендә дә яшәгән ярымфольклор, ярымъязма поэтик әсәрләр. Шәкерт садаларының күбесе 1905-1907 еллардагы инкыйлаблар йогынтысында туганнар. Алар өчен гыйлем-мәгърифәткә өндәү, искелекне, наданлыкны тәнкыйтьләү, реформалар таләп итү һәм яңалыкка омтылу уртак мотив булып тора.Мисалга Нәҗип Думави садаларын китерергә мөмкин.

Әдәбиятыбызга классик хикәя һәм новелланың иң көчле үрнәкләрен биргән Шәриф Камал садалары Петербургта Гатаулла Баязитов нәшер иткән “Нур” гәзитенең тәүге санында ук дөнья күргән икән. Чарада Шәриф Камалның абыйсының оныгыгың кызы Ләйлә Зәки кызы Шакирова да бар иде. Ул бабасының әле киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган фотоларын күрсәтте. Музейның директоры Айдар Рәсим улы Шәйхин да Ш.Камалның тормыш һәм иҗат юлында өйрәнелеп бетмәгән якларына игътибар итте. Әйтик, Баязитов белән Байгильдиевларны туганлык җепләре бәйләмиме икән? Садаларны өйрәнү дә –  киләчәк эше, диде ул.

Полилингваль мәктәптә гыйлем бирәчәк  математика һәм чит телне өйрәнүче студентларыбыз милли әдәбиятыбызның олылыгын, зыялы шәхесләребезнең, нәширләребезнен алгарышны әйдәп баруларын тыңлап, үзләштереп, күңелләренә сеңдерделәр.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы