31 января 2023
Казан университетында үзбәк шигърияте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урнашкан Мирза Олугбәк үзәгендә Алишер Навоиның 582 еллыгы һәм Заһреддин бине Мөхәммәд Бабурның 540 еллык юбилеена багышланган әдәби чара булып үтте. Әлеге чара Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты, Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге консуллыгы, Мирза Олугбәк исемендәге Ташкент фәнни-тикшеренү университеты белән берлектә үткәрелде.

Алишер Навои һәм Заһреддин бине Мөхәммәд Бабур – төрки дөньяның күренекле вәкилләре. Аларның иҗаты бүген дә үз кыйммәтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмас. Бу хакта чараның ачылышында чыгыш ясаган филология фәннәре докторы, профессор, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов, Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге баш консулы Ф.Б. Насриев, Үзбәкстан һәм Казан университетларының уртак программалар факультеты деканы Ф.А. Бабашев һ.б. ассызыклады.

Очрашуда Алишер Навои һәм Заһириддин Мөхәммәд Бабурның тормыш юлы, иҗаты турында Казан федераль университеты Каюм Насыйри институты директоры, Филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш. Юсупова, Мирза Олугбәк исемендәге Ташкент фәнни-тикшеренү университетының үзбәк әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Х.У. Болтабоев, профессор Н.А. Рахмонов чыгыш ясадылар.

Чараның икенче өлешендә А. Навои һәм Заһреддин бине Мөхәммәд Бабурның шигырьләре яңгырады. Шигырьләрне Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге баш консулы Ф.Б. Насриев, төрки халыкларның традицион мәдәнияте белгече Р.Ә. Кашапова, ике университет студентлары һәм магистрантлары укыдылар. Шигырьләр үзбәк һәм рус телендә яңгырады.

***

Алишер Навои (1441-1501) – дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе, ике телдә – төрки һәм фарси (фарсы) телендә язган. Аны Үзәк Азия халыклары әдәбиятына нигез салучы, поэтика, лингвистика, тарих буенча трактатлар авторы, шулай ук биобиблиографик әсәрләр авторы дип атыйлар. Алишер Навои шагыйрь-суфи Абдуррахман Җами шәкерте була, аның йогынтысында суфи Накшбәнди орденына кушыла.

Шагыйрь ике тәхәллүс астында ике телдә яза. Төрки телдә сөйләшүчеләр өчен ул Навои исемен сайлый, бу «моңлы»дигәнне аңлата. Фарсы шигъриятен сөючеләр өчен ул Фани исеме астында иҗат итә, бу «дөньяви»дигәнне аңлата. Бу авторның өч меңнән артык лирик шигырьләре бар. Бу әсәрләрне соңрак шагыйрь диваннарга берләштерә.  

А. Навои ике романтик поэма авторы. Аның «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Фәрхад һәм Ширин» әсәрләре барлык төрки халыклар әдәбиятының нигезен тәшкил итәләр. Бу әсәрләр халык әкиятләре мотивлары буенча иҗат ителгән.

Алишер Навоига Үзбәкстанда аерым мөнәсәбәт барлыкка килә, анда аны әдәби телгә нигез салучы дип саныйлар. Ул XVI гасырда яши, ләкин аның афоризмнары, әсәрләре һаман да актуальлеген югалтмый.

 

Бабур Заһреддин бине Мөхәммәд (1483–1530) ‒ бөек үзбәк шагыйре, фикер иясе, тарихчы һәм дәүләт эшлеклесе, бабуридлар династиясенә һәм империясенә нигез салучы.

Ул Аксак Тимер нәселеннән. 1494 елда әтисе вафатыннан соң Фирганә тәхетенә утыра. 1504 елда Урта Азияне Шәйбани хан (үзбәкләр дәүләтенә нигез салучы) яулап алгач, илдән куыла. Аз санлы гаскәре белән Әфганстанга, аннан Һиндстанга юл тота. 1526 елда Дәһли шәһәре солтаны Ибраһим гаскәрен тар-мар итеп, Төньяк Һиндстанның идарәчесе була. Бабур гомеренең күп өлешен хәрби походларда һәм сугышларда үткәрә.

Бабур ‒ бөек шагыйрь, аның рубаилары бүген дә күп кешеләрне сокландыра һәм рухландыра. Төрки телдә һәм фарсыча язылган күпләгән шигъри әсәрләр (газәлләр, робагыйлар), фикъһ (ислам хокукы), сугыш сәнгате, шигърият, музыкага караган трактат-китаплар һәм автобиографик, тарихи язмаларны эченә алган «Бабурнамә» авторы буларак билгеле.

«Бабурнамә» ‒ Бабурның гомер буе алып барган шәхси көндәлекләре, ул аларны бер әсәргә үзе җыйган. «Бабурнамә» ‒ авторның шәхси тормышы тасвирламасы гына түгел, ә ул йөргән өлкәләрнең тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, флорасын һәм фаунасын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак та.

Бабур ‒ үз чорының иң танылган кешеләренең берсе. Көнчыгыш тарихында иң көчле империяләрнең берсен булдырып, ул үз Ватанының ялкынлы патриоты булып кала.

Источник информации: Юсупова Альфия Шавкетовна