27 декабря 2022
Тел галиме, педагог, профессор Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел тулуга багышланган кичә

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» түгәрәгенең чираттагы утырышында тел галиме, педагог, профессор Хуҗа Бәдигыйның тууына 135 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде.

Кичәне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы ачып җибәрде. Хуҗа Бәдигый  – тел галиме, халкыбызга бик күп фольклор материаллар туплап калдырган олы шәхес», – диде ул.

Кичәдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Кадирова Энҗе Хәнәфи кызы да катнашты. Ул Хуҗа Бәдигыйның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырды. Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, Хуҗа Бәдигый бүгенге көндә халкыбыз алдында үзенең хезмәтләре белән тулысынча ачылып җитмәгән галим. «Аның турында кечкенәдән үк белеп үстем, чөнки әти-әниләр безнең авылдан зур кеше чыкканын әйтә иде. Мәктәп укытучылары да авылыбыздан бөек галим чыкканын әйтте. Татар теле методикасы, татар синтаксисы, морфологиясе, предметларын укыганда да галимнең исемен укытучылар еш кабатлады», – диде ул.

Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый 1887 нче елның 24 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (Татарстанның хәзерге Мамадыш районы) Югары Бөрсет (Югары Кыерлы) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1918-1926 елларда ул Каюм Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта, татар хатын-кызларыннан укытучылар хәзерләү семинариясендә дәресләр бирә.

1906 нчы елда татар телен һәм халык иҗатын өйрәнү өчен Казанга күренекле венгр галиме, төрки телләр белгече Дьюла Месарош (1883-1957) килә. Урта Идел халыкларының рухи һәм матди мәдәнияте белән кызыксынган галим Казан һәм Себер губерналарындагы авыллар буйлап этнографик экспедициягә чыга. Аңа ярдәмче итеп Хуҗа Бәдигыйны билгелиләр. Шул рәвешле, Бәдигый фольклор белән кызыксына һәм 1919 нчы елдан башлап татарның җәүһәрләрен җыеп, аларны бастырып чыгара.

1926 елда Академик үзәк, белемен күтәрү өчен, галимне Ленинград Шәрык институтына укырга җибәрә. Хуҗа Бәдигый аны тәмамлагач, аспирантура үтә, академик А.Н. Самойловичта тюркология буенча тулы курс тыңлый, «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1930 нчы елда укуны тәмамлап, Казанга кайту белән, Бәдигый Казан дәүләт педагогия институтына укытучы итеп алына һәм гомеренең соңгы көннәренә, 1940 елга кадәр, шунда хезмәт куя.

Ул татар теленең фонетик, грамматик, лексик нормаларын өйрәнә. Хезмәтләре татар әдәби теле тарихына карый. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы.

«Бәдигыйның хезмәтләре актуальлелеген хәзер дә югалтмый», – дип искәртте Энҗе Хәнәфи ханым. Энҗе Хәнәфи кызы Хуҗа Бәдигыйнең мәкаләләрен, кульязмаларын җыеп китап чыгаруы турында әйтте. Бу хезмәт Х. Бәдигыйның әлифба, имля язуы тарихына бәйле мәкаләләре белән башлана, кириллица барлыкка килгәнче нәрсә һәм ничек булуы бу хезмәттә җентекләп карала. Шулай ук Х. Бәдигыйның 1920-1930 нчы елларда татар телен камилләшү елларына караган мәкаләләре әлеге китапта үз урынын алган.

Сүзне хәзерге татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Харисов Фираз Фахраз улы дәвам итте. Ул ана телебезнең үсешенә Хуҗа Бәдигый кебек галимнәрнең роле зур булуын ассызыклады.

Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы очрашуга Х. Бәдигыйнең туганы, хезмәт ветераны, укытучы, галимнең нәселен барлап, аларның гаилә архивын туплаган Луиза Бәдигова-Матвеева килүен белдерде. Ул Хуҗа Бәдигыйнең тормыш юлы, эшчәнлеге турында сөйләде. Студентлар архив материаллары белән таныштылар.

 

Мәгълүматны 1 курс студенты Ләйлә Мифтәхетдинова, түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.