16 декабря 2022
"Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре" монографиясе авторы Ренат Вәлиуллин КФУ студентлары белән очрашты

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Казан федераль университеты нәшриятында басылып чыккан «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итте.

«Ренат Вәлиуллин - Арча районыннан. Казан дәүләт университетында татар теле, әдәбияты һәм тарихы өлкәсендә белем алды, республикабызның төрле оешмаларында эшләде. 2015 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле. Ул бик үзенчәлекле шәхес. Дәүләт хезмәтендәге эшчәнлек белән генә түгел, фән белән дә җитди шөгыльләнә», - дип кунакларны сәламләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Ренат Вәлиуллин әлеге монографиянең милли мәгариф һәм татар халкының китап тарихын, архив документларын, әлегә кадәр билгеле булмаган революциягә кадәр басылып чыккан дәреслекләр нигезендә эшләнгәнен әйтте. Китап ике тапкыр татар телендә басылып чыккан булган. Автор монографиядә мәгълүматларны камилләштереп, кичәдә аны рус телендә тәкъдим итте. «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы - ХХ йөз башы)» монографиясендә дәреслекләренең тулы исемлеге тәкъдим ителә.

Автор әлеге тема белән биш ел буе шөгыльләнгән: Санкт-Петербург Казан, Уфа һәм Оренбург архивларында эшләгән. Дәреслекләрнең барысы да гарәп графикасында булган. «1891-1917 елларда чыккан татар телле дәреслекләрнең гомуми тиражы бишәр миллион булган. Бу гаҗәп дәрәҗәдә зур күрсәткеч. Укучыларга аларның күбесе бушка таратылган, дәреслекләрне меценатлар чыгарган. Хәзер китап чыгаруны күп кеше бизнеска әйләндерә. Әмма ул вакытта меценатлар мәдәни-агарту эшен өстен күргән. Исемлектәге китапларның һәрберсен кулга тотып карадым. Кулга тотып карамыйча, мондый хезмәт язып булмас иде. Монографияне язганда төп нөсхәләр белән эшләдем», - дип шәрехләде ул.

Белгеч моңа кадәр XIX йөз азагы-ХХ йөз башында чыккан татар телле дәреслекләр исемлеге булмавын әйтте. «Бу бик кирәкле эш. Татар халкының көнкүреше, мәдәнияте җыр-биюдән генә тормый. Безнең китап байлыгыбыз, тарихыбыз булган. Без аны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә тиеш. Тормышның билгеле бер этабын узгач, тәҗрибә туплана. Аның белән уртаклашасы килә башлый. Бу очрашуда студентларга фикер-теләкләремне җиткердем», - диде Ренат Вәлиуллин.

Ренат Вәлиуллинның фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, галим, библиограф Әбрар Кәримуллин булган. Фәнни хезмәтемнең темасын да Әбрар ага тәкъдим иткән.

«Әти-әниемә рәхмәтлемен, алар миңа дөрес тәрбия бирде, тормышта дөрес яшәү принципларын аңлатты. Шуңа да, аларның киңәшләренә колак салганга күрә, мин шушы дәрәҗәгә ирешә алганымдыр. Дусларыма да рәхмәтлемен. Минем өчен зур этапларның берсе – хәзерге вакытта даими вәкил буларак, республикабызны Санкт-Петербугта күрсәтә алу. Ул бик җаваплы эш», - диде монография авторы һәм киләчәктә дә эзләнү эшләрен дәвам итәчәген әйтте.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов эчтәлекле чыгышы өчен Ренат Вәлиуллинга студентлар исеменнән рәхмәтен җиткерде. «Сез безнең бүлекне тәмамлап, бүгенге көндә фәнни яктан да, иҗади яктан да зур уңышларга ирешкән шәхес. Безнең студентларыбызга үрнәк булып торырдай шәхес Сез», - диде ул.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин китапларын институтка бүләк итеп калдырды. Соңыннан студентлар монография авторы белән аралашты, сорауларын бирде һәм истәлеккә фотога төште.

 

Источник информации: татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов, Зилә Мөбәрәкшина