09 декабря 2022
Ташкент шәһәрендә Каюм Насыйри институтының мәдәни-белем бирү үзәге ачылды

Бу чара 2022 елның 30 ноябрендә Үзбәкстан Республикасындагы татар мәдәнияты көннәре кысаларында үтте. Үзәк Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли Университеты базасында ачылды. Ачылышта Үзбәкстан Милли Университеты ректоры Маҗидов Ином Уришевич, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Хадиуллин Илсур Гәрәевич, КФУ Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкатович, «Каюм Насыйри институты» директоры Юсупова Әлфия Шәүкәтовна. Моннан тыш, чарада Үзбәкстан Милли Университеты студентлары һәм укытучылары, шулай ук ​​Ташкенттагы татар диаспорасы вәкилләре катнашты.

Очрашуның рәсми өлешен Үзбәкстан Милли Университеты ректоры И.У. Мәҗидов ачты. Ул үзе җитәкләгән университет нигезендә мондый үзәкнең ачылуы алар өчен зур дәрәҗә булуын искәртте. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры И.Г. Хадиуллин үзенең сәламләү сүзендә Каюм Насыйриның татар мәгърифәте өчен күп эшләгәнен, гомумән алганда, укыту-тәрбия процессына зур өлеш кертүен әйтте. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов Каюм Насыйри институтының максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Институт үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының «2014-2022 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында башлады. Проектның максаты – институтның мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша Россия һәм чит илләрдә рус һәм татар телләрен пропагандалау һәм өйрәтү. Институт директоры эшнең чит ил институтлары тәҗрибәсенә нигезләнгәнен аңлатты: әлеге форматта Гете, Сервантес, Конфуций, Юныс Эмре институтлары эшли. Р.Р. Җамалетдинов шулай ук ​​Үзбәкстан милли университеты җитәкчелегенә җылы каршы алулары һәм үзәк ачуда хәерһаһлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Ташкентта 100 меңнән артык ватандашыбыз яши. Алар, тарихи ватаннарыннан ерак торсалар да, татар халкының мәдәниятын һәм традицияләрен саклап яшиләр, туган телләрен өйрәнәләр. Чара барышында бик күп фикерләр әйтелде. Бүген дөнья бик тиз үзгәрә, глобальләшүгә һәм алдынгы технологияләргә ияреп, без туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне онытмаска тиешбез.