04 октября 2022
Казан федераль университеты студентларының фәнни түгәрәкләре ассоциациясе активистлары өчен интенсив узды

2022 елның 4 октябрендә  «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында Казан федераль университетының студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе активистлары өчен интенсив узды. Чараны университет белән берлектә яшьләр сәясәте департаменты оештырды. Активистлар арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы базасында эшләп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” түгәрәгенең старостасы Тимербаева Динә бар иде.

Чара тренингтан башланып китте, алга таба студентлар фәнгә кагылышлы әһәмиятле сораулар турында фикер алыштылар. Катнашучылар КФУның студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе рәисе Руслан Садретдинов белән берлектә мөһим мәсьәләләрнең чишелеш юлларын эзләделәр.

 Интенсив ахырында Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Брейн-клубы җитәкчесе Константин Краснов “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенын уздырды.

 Катнашучылар чараның форматын югары бәяләделәр.

 

 

Мәгълүматны  1 курс студенты Д.А. Тибербаева, түгәрәк җитәкчесе Г.К. Һадиева әзерләде.