Җаваплылык – эшкә җитди караш, җаваплы булу хисе, берәр төрле гаеп өчен җавап бирү. Әйтик, баланың уенчыгын ваткан өчен бераз гына битәрләп алырга мөмкин, әмма моның өчен аңа җәза бирмәскә кирәк һәм бала үз гаебен таныса, тагын да яхшырак. Аңа яңасын алып бирергә яки ватык уенчыкны чыгарып ташларга ашыкмагыз, ул күпмедер вакыт аның күз алдында торсын. Ата белән ана ул уенчыкны төзәтү кирәклеге турында сөйләшсеннәр, киңәшсеннәр, бала әти-әнисенә артык бер мәшәкать тудыруын күрсен. Уенчык төзәтелгәч, әтисе яки әнисе балага шаяртып кына: Хәзер бик әйбәт булды инде бу, ләкин аны сиңа бирергәме икән? Син бит аның белән саксыз кыланасың һәм тагын ватарсың, - дисәләр, бик яхшы булыр.
Андый очракларда бала уенчык ватуның күңелсез хәлләргә китерүен аңлый башлый. Ул үсә төшкән саен, җаваплылык хисе арта барырга һәм бер аерылгысыз гадәткә әйләнергә тиеш. Әгәр дә бала зурая төшкәч тә гафу ителмәслек күңелсезлекләр китереп чыгарса, аны инде бик җитди итеп тәртипкә чакырырга һәм җавап бирүен таләп итәргә кирәк.
Гаиләдә, бигрәк тә кешеләр белән аралашу очракларында балада җаваплылык тәрбияләү аеруча мөһим урын тота. Уртак тел табылганда, балада җаваплылык хисе тәрбияләү һич тә кыен булмас.
Фото: 5psy.ru