06 сентября 2022
Шагыйрь исемен мәңгеләштереп...

5 сентябрь көнне, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән, Казан шәһәренең Толстой урамы, 16А адресы буенча урнашкан йортта Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы ачылды.

Анда рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 2000 – 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылган

Истәлек тактасы ачылу тантанасында Татарстанның Дәүләт киңәшчәсе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллинның туганнары, якыннары белән бергә, шагыйрьнең күпсанлы укучылары да катнашты. Алар арасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре, студентлары да бар иде.

Истәлек тактасының авторы — яшь скульптор, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.

 

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна