13 июля 2022
Институтта абитуриентлар өчен экскурсияләр уза

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына рәхим итегез! Сезне биредә күрүебезгә бик шатбыз!”

Институт белән танышырга килгән абитуриентларны һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган экскурсияләр һәркөнне менә шундый җылы сәламләүдән башлана.

Г.Тукай һәм Л.Толстой һәйкәлләре яныннан башланып киткән экскурсиянең маршруты шактый кызыклы. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, “Манзара” күргәзмәләр залы, студентларыбыз иҗат иткән картиналар, төрле эскизлар... Аннан зур тәрәзәле, якты уку залына чыгабыз, китапханә... Институт белән танышырга килүчеләр мондагы манзараны күреп аһ итә, сораулар яудыра башлый! Аннан икенче һәм өченче катка күтәреләбез. Экскурсиягә килүчеләр Л.Толстой исемендәге чит ил һәм рус филологиясе югары мәктәбе, И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе белән танышалар, актлар залына, берсеннән-берсе якты, зур, заманча җиһазландырылган аудиторияләргә сокланып йөриләр. “Сездә бик рәхәт, якты! – ди экскурсиягә килүчеләр. – Докуменетлар тапшырганда кайда укырга керүеңне әле аңлап та җиткермисең. Әмма инде килеп күргәч, монда эшләүчеләр белән танышкач фикерләр уңай якка үзгәрә, әлеге уку йортының студенты буласы килә!”

Экскурсия вакытында уку программалары, яңа ачылган юнәлешләр буенча информация бирелә. Булачак студентларны үзләрен иҗади юнәлештә ачу, талантларын үстерү хакында да сораулар борчый. Андый чакта институтта эшләп килгән иҗади коллективлар, студентларның  фән һәм иҗат белән генә шөгыльләнеп калмыйча, университет, шәһәр, республиканың иҗтимагый тормышында да үзләрен күрсәтүләре хакында сөйлибез.

 

Исегезгә төшерәбез! Экскурсияләр һәркөнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза.

Башлану вакыты: 15:00.

Адрес: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт.

 

Кабул итү комиссиясенең телефон номеры: 8 (953) 489-94-02