12 июля 2022
"Хыялым - татар һәм рус телләре укытучысы булу!"

Быел татар теленнән Бердәм Республика имтиханын тапшырган бердәнбер укучы Адилә Шәйхетдинова татар һәм рус теле укытучысы булу хыялын чынга ашыру өчен Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә документларын тапшырды. Күптән түгел Адилә институтның татар әдәбияты кафедрасында булып китте.

Адилә, үзең белән таныштырып кит әле.

Мин Балтач районы Норма урта мәктәбен тәмамладым. Уңай билгеләргә  генә укып, күп уңышларга ирештем: 2015 елдан башлап район, республика олимпиадаларында һәрдаим урыннар яулап килдем. Иң зур уңышым – быелгы уку елында КФУда үткәрелгән Бөтенрәсәй күләмендәге  туган (татар) теленнән олимпиадада катнашып, призлы урын алуым.  Бу җиңү миңа Казан федераль университетына укырга кергәндә баллар өсти. Кечкенәдән шигырьләр язам, китаплар укырга яратам.

–Татар теленнән  Бердәм Республика имтиханын биргән бердәнбер укучы буларак кичерешләрең белән бүлеш әле, Адилә.

Республикада татар теленнән сынауны үземнең генә бирәчәгемне белгәч, башта каушап калдым. «Ничек инде үзем генә? Бирә алырмынмы?», – дигән шик булмады түгел. Хәзер исә ихлас горурланам да!

Казан федераль университетына укырга керү турында хыялың кайчан күңелеңдә бөреләнде?

– Казан федераль университетына керү – бик күптәнге хыялым. Кечкенә вакыттан ук укытучы буласым килде. Татар теленә мәхәббәтне беренче укытучым Рәйханә Хафизова уятты. Аннары Норма урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әсәдуллина әлеге кызыксынуны тагын да көчәйтте. Укытучыларыма бик зур рәхмәтлемен! Бу хыялым чынга ашып бара, чөнки документларымны нәкъ менә татар теле,әдәбияты һәм рус теле укытучысы профессиясен үзләштерү өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм милли мәгариф Югары мәктәбенә тапшырдым.

Адилә әдәбиятны яратуы, Г.Тукай иҗатына мөкиббән булуы, хәзерге язучылардан З.Хәким иҗатын кызыксынып укуы турында сөйләде.  

 

Әңгәмәне татар әдәбияты кафедрасы доценты

Гөлфия Гайнуллина алып барды