06 июля 2022
"Диплом тотып кулларга": Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә чыгарылыш курс студентларының кичәсе булды

5 июльдә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 2022нче елгы чыгарылыш кичәсе булып узды. Бирегә бакалавриатны тәмамлаучы 10.2-801, 10.2-802, 10.2-705, магистратура баскычын үткән 10.2-004, 10.2-003 төркем студентлары җыелды, барлыгы алар - 98, шулар арасында 28 студент гел биш билгеләренә тәмамлады. Студентлар педагогик белем бирү һәм филология юнәлешләре буенча белем алды.

Иң элек чыгарылыш кичәсен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде, студентларны бәйрәмнәре белән котлады.

– Бу көн шатлыклы да, моңсу да. Сез белем алган йорттан олы тормыш юлына аяк басасыз. Алга таба, һичшиксез, сезнең белән очрашуларыбызны дәвам итәрбез. Вакыт шулкадәр тиз үтә: әле кайчак гына укырга кергән абитуриентлар бүген укытучы, филологлар буларак өлгерде, фәндә, тормышта үз урынын тапты. Берничә елдан укучыларыгызны, шәкертләрегезне шушы югары уку йортына алып килергә язсын.

Куйган максатларыгызга тугры калып, аңа ирешергә насыйп булсын. Сезне үстергән әти-әниләрегезне кадерләп, хөрмәт итеп, өметләрен аклап, кызыллык китермичә яшәсәгез иде. Шушы уку йортының ишекләрен ешрак ачсагыз, мөгаллимнәрегезне онытмасагыз иде, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов та котлау сүзләрен әйтте.

– Диплом алуыгыз – зур җиңүегез. Бәлкем, зур җиңү дә түгелдер, чөнки сезнең тормышыгыз башланып кына килә. Алдагы тормышыгызда җиңүләрегез бик күп булсын. Һәрвакыт сагыныр кешегез булсын.

Бакалаврлар да, магистрлар да тырыш, уңган булдылар. Максатыгызга ирешер өчен бөтен көчегезне куйдыгыз. Имтиханнар тапшыру, курс һәм диплом эшләрен яклау – болар барысы да артта калды. Бу сезнең өчен көтеп алынган бәйрәм көне. Бакалаврны тәмамлаучыларны – магистратурада, магистратураны тәмамлаучыларны аспирантурада көтеп калабыз. Әле сезгә укырга мөмкинлекләр күп. Безнең сезнең белән аерылышасыбыз килми.

Гаиләләрегез, балаларыгыз, әти-әниләрегез исән-сау булсын, һәрвакыт эшләр эшегез булсын. Кайда гына эшләсәгез дә, үзегезнең хезмәт куйган җирегездә хөрмәт казаныгыз һәм безгә, укытучыларга, әти-әниләрегезгә сезнең өчен кызарырга туры килмәсен иде. Ак юллар сезгә!

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студентлар деканы Илзирә Галимбикова барлык студентлар исеменнән ата-аналарга, мөгаллимнәргә рәхмәтен юллады.

– Алар безгә һәрвакыт терәк-таяныч булды, канатлар өстәде. Иң зур рәхмәтләребез – мөгаллимнәребезгә! Сез безне шушы көнгә кулдан җитәкләп алып килдегез, аң-белемнәр бирдегез, тормыш юлында туры һәм дөрес итеп атларга өйрәттегез. Хезмәтегез бәяләп бетергесез. Киләчәктә эшегездә уңышлар, - диде ул.

Чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлар өчен сәхнәгә конкурс-фестивальләр лауреаты, безнең уку йортын тәмамлаучы җырчы ИлГәрәй дә килгән иде.

– Шушы сәхнәдә диплом алып, елмаеп, җырлап, сезнең шикелле, залда тантана карап утырган мизгелләр искә төште. 14 ел узып та киткән икән. Шушында мин үземнең мәхәббәтемне, дусларымны, коллегаларымны таптым. Аллага шөкер, шушы университетта укуым белән горурланам. Насыйп булса, зур дәрәҗәле кешеләр булырсыз!

Студентларга татар тел белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина һәм әдәбият кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина үз теләкләрен җиткерде.

– Истәлекле, шатлыклы мизгелләр кичерәбез. Бүген без сезнең белән тормышның яңа баскычына күтәреләбез. Киләсе юлларыгыз аяз, якты булсын. Атлаган һәр адымыгыз уңышлар китерсен, тирә-ягыгызда һәрвакыт яхшы кешеләр булсын, барлык теләкләрегез, максатларыгыз тормышка ашсын.

Бу искиткеч катлаулы һәм, шул ук вакытта дулкынландыргыч мизгелләр. Сезгә иң изге теләкләребез, исәнлектә-саулыкта күрешеп яшәргә язсын. Чыгарылыш студентлары гаять дәрәҗәдә ипле, итәгатьле, инсафлы балалар. Бәхетле булыгыз, - диде Гөлшат Галиуллина.

– Телебезнең аһәңен, яңгырашын, гүзәллеген киләчәк буыннарга җиткерерсез дип өметләнеп калам. Тормышта кирәкле, файдалы булыгыз, милләтебезгә хезмәт итсәгез иде. Уңышлар телибез, - диде Флера Сәйфуллина.

Чыгарылыш курс студентлары үзләреннән киләсе буынга студентлар тормышын тасвирлаган ялкынны тапшырды. Алар яшь буынга ялкынны сүндермәскә, аның җылысын сакларга һәм үзләреннән соң киләсе буынга бирергә дип, эстафетаны тапшырды. “Өметләребезне акларсыз дип ышанабыз!” – диде алар.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп киләчәктә дә яшәр һәм яшьнәр, ә аның башында чыгарылыш курс студентлары кебек тырыш, намуслы мөгаллимнәребез булыр дип, чын күңелдән ышанып калабыз. Үз юлыгызны табып, бәхетле булырга язсын!

 

Источник информации: 2 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина, татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов