07 июля 2022
Институт җитәкчелеге "Таяну ноктасы" тапшыруында катнашты

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов һәм Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов “ТНВ” каналында эфирга чыгучы “Таяну ноктасы” тапшыруында чыгыш ясады.

Тапшыруда милли мәгариф аша туган телгә мәхәббәт уяту, милли кадрларны әзерләү, татар телендә укыту буенча фикер алышу булды.