01 июня 2022
Әхмәт Байтурсынулының 150 еллык юбилеена багышланган конференция узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимнәр, студентлар, хөрмәтле кунаклар катнашында Казах халкының олы остазы Әхмәт Байтурсынулының 150 еллык юбилее уңаеннан оештырылган конференция узды.

“Әлеге чара Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казах Республикасының Казан шәһәрендәге консуллыгы, Абай исемендәге Казах милли педагогика университетының уртак проекты”, – дип конференцияне филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы башлап җибәрде.  

Конференциядә катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, Россия белемнәр академиясенең мөхбир әгъзасы Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде. “Гаҗәеп шәхес Әхмәт Байтурсынулының мирасын күптәннән өйрәнәбез. Ул галим, шагыйрь, педагог, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, әдәбиятчы да булган киңкырлы шәхес. Төрки телебезнең нигезе булып торган күп кенә хезмәтләрен яшь галимнәр, безнең тел белгечләре әле кабат-кабат өйрәнерләр дип уйлыйм”, – диде ул.  

Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге баш консулы Эрлан Узан улы Искаков үзенең чыгышында Әхмәт Байтурсынулының 150 еллык юбилее Казахстанда, Әзербәйҗанда, Төркиядә киң җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап билгеләп үтелүен әйтте, галимнең хезмәтләренә зур игътибар бирелгәне өчен институтка рәхмәтләрен җиткерде.

Әхмәт Байтурсынулының 150 еллык юбилее уңаеннан оештырылган конференциядә Абай исемендәге Казах милли педагогика университетының өлкән укытучысы Бакбергенова Роза Кажебай кызы һәм 4 курс студенты Айдана Рамазан да катнашты. Алар галимнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге, аның белән бәйле истәлекле урыннар хакында сөйләделәр. Роза Кажебай кызы Абай исемендәге Казах милли университеты оештырган халыкара конференциядә катнашкан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәренә сертификатлар һәм институт җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Конференция ахырында институт студентлары Әхмәт Байтурсынулының шигырьләрен укыдылар. 

 

    

Источник информации: Раиля Хаялиева