18 мая 2022
Уку йортында хокук бозуларны кисәтү

Яшүсмерләр һәм балаларның кылган иң куркыныч гамәлләрнең берсе – хокук бозу һәм җинаятьчелек.

Балигъ булмаган балаларның хокук бозуларын, җинаять кылуларын тәрбия эшенең тиешле дәрәҗәдә алып барылмау нәтиҗәсе дип карарга кирәк.

Бала ата-анасыннан бик күп гадәтләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзләштерә. Гаиләдәге начар шартларда баланың тупаслыгы, тотнаксызлыгы, намуссызлыгы балага күчә.

Кешенең җәмгыятьтә үз-үзен тотуы хокук нормалары белән җайга салына. Бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартылалар. Димәк, ата-аналар, яшүсмерләрнең дә әлеге кагыйдәләрне, хокук нормаларын бозмауларына ирешергә тиешләр.

Җинаять кодексында балигъ булмаган җинаятьчегә карата гуманлылык күрсәтелә. Балигъ булмаган хокук бозучыны җинаять җаваплылыгына тартканда, тикшерү органы һәм суд, әлбәттә, аның яшен (туган көнен, аен, елын) истә тотып эш итә.

16 яше тулган үсмер җинаять кылган очракта хокук җаваплылыгына тартыла. Мәсәлән, җинаять кодексы буенча бу яшьтәгеләр кеше үтергән, кеше җәрәхәтләгән, көчләгән өчен, юлбасарлык кылган, дәүләт, җәмәгать мөлкәтенә кул сузган, наркотик матдәләр кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартылалар.

Әйтик, 14 яше тулмаган үсмер җинаять кодексы буенча суд җаваплылыгына тартылмый. Аның турындагы мәгълүматлар балигъ булмаганнар эше белән шөгыльләнүче махсус комиссиягә тапшырыла, анда аңа карата тәрбия чаралары кулланыла. Әгәр дә җинаяте өчен җаваплылыктан азат ителгән яшүсмерне яңадан тәрбияләү мәсьәләсендә билгеле бер кыенлыклар килеп чыкса, ул махсус дәвалау-тәрбияләү учреждениесенә җибәрелә.

Махсус мәктәптә 11 яшьтән 14 яшькә кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр мәгариф органнары карары буенча җибәрелә. Яшүсмерләр мондый махсус мәктәптән иреккә чыгып йөри алмыйлар. Аларны анда файдалы эшкә җәлеп итәләр. Тәрбияләнүчеләр белән сыйныфтан тыш эшләр дә үткәрелә.

Яшүсмер махсус мәктәптән төзәлү дәрҗәсенә карап азат ителә. Тәртипсезлек яңадан кабатланса, махсус мәктәп җитәкчеләре яшүсмерләрне заводка, колхозга эшкә урнаштыру белән шөгыльләнергә тиеш булалар. Кайчакта яшүсмерләрне балалар йортына, интернат-мәктәпкә, һөнәр лицейларына һәм башка уку йортларына урнаштыралар.

Махсус мәктәп соңыннан да үзенең тәрбияләнүчеләре белән кызыксынып торырга, аларга ярдәм итәргә тиеш.

Фото: obuchonok.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин