15 февраля 2022
Каюм Насыйри институтының Пенза шәһәрендәге үзәктә Муса Җәлил истәлегенә әдәби кичә узды

Егерменче гасыр ядкяре...

Берлин.Тормэ.Муса шигырь яза.

Уч тобенэ куеп дэфтэрен.

Мэнгелеккэ алып барыр тарих

Егерменче гасыр ядкярен...( Зэки Нури)

 

Февраль ае — танылган татар шагыйре Муса Җәлил туган ай. Быел 15 февральдә герой-шагыйрь тууына 116 ел тула. Бик купләр аны "Моабит дәфтәрләре авторы буларак белә. Аларнын тарихы белән кызыксына. Быел "Моабит дәфтәрләренә" Ленин премиясе тапшырылуына 65 ел. Шул уңайдан, Пенза өлкәсендәге Каюм Насыйри Институты үзәгендә,  Муса Жәлилне һәм аның иҗатын искә алып, әдәби кичә үткәрелде. Кичә М. Җәлилнең тормыш юлына багышланган видеоязма белән башланып китте. Видеоязмадан соң кыска гына блиц-уен үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлына кагылган сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң шагыйрьнең "Моабит дәфтәре" шигырьләр җыентыгы тарихы белән  таныштылар. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең төрмәдә  утырган  вакыты, шигырьләр язылу тарихы, аларның туган илгә кайтуның сикәлтәле юллары турында яңа мәгьлүмат белән таныштылар. Муса Җәлилнең музей-фатирына виртуаль экскурсия ясадылар. Муса Җәлил турында онытылмас хатирәләр укылды. Укучылар бөек әдипнең  "Моабит дәфтәрләре"ннән иң матур шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Ышанма", "Вәхшәт", "Бер кызга". "Яулык", "Серле йомгак","Кызыл ромашка". Укучылар шигырьләрне татар телендә һәм рус телендә башкардылар.  "Жырларым" шигыренә язылган җырны Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында хисләнеп  тыңладылар.