13 февраля 2022
Каюм Насыйри институтының Бишкек шәһәрендәге үзәгендә Муса Җәлилне искә алдылар

Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри Институты үзəге, «Туган тел»  татар-башкорт мәдәни оешмасы белән берләшеп, 13 февраль көнне күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 116-еллыгы уңаеннан истәлек  кичəсен үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе Гөлсинә  Хайдаровна Үльмаскулова сәламләде. Укучылар Муса Жəлилнең тормыш юлы турында сөйләделәр, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəрен укыдылар. Шулай ук,  «Моабит дəфтəре» дигəн фильмнан бер өзекне — Шафиның Муса Җәлил белән төрмәдә булган азаккы очрашуын — сәхнәләштереп тә  күрсәттеләр. Махсус әлеге кичә өчен, һәм алга таба башка әдәби-музыкаль кичәләр үткәрүне дә күздә тотып, эшмәкәр Моратов Равил Рөстәм улы үзәккә музыкаль аппаратура бүләк итте. Кичəне оешытыруда  Шарафутдинова Зөлфия, Алиева Карина, Сатыжыоглу Мәдинә актив катнаштылар.

Источник информации: Лейсан Шаяхметова