21 февраля 2022
Туган тел көнен билгеләп үтү уңаеннан профессор Насипов Илшат Сахиятулла улының лекциясе узды

Татар теленең бөтен дөнья дәрәҗәсендә киң таралуына багышланган лекция

Лекцияне филология фәннәре кандидаты Габидуллина Фәридә Имаметдин кызы ачып җибәрде, барлык студентларны Туган тел көне белән котлады һәм ел саен 21 февральдә ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган Халыкара туган тел көне билгеләп үтелүе турында әйтеп китте.

Илшат Сәхиятулла улы татар филологиясе кафедрасы студентларына Россия Федерациясендә тел таралышы буенча икенче урында булган татар теле турында сөйләде. Россиядә татар телендә сөйләшүчеләр саны 5,3 млн. тирәсе.

Татар теле Татарстан Республикасында, Башкортстанның кайбер районнарында, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Россиянең күп кенә өлкәләрендә, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстанның аерым районнарында таралган.

Шулай ук профессор башка телләрдә татар сүзләре күп булуын билгеләп үтте, мәсәлән, Николай Кутузов язганча: «Мордва сүзлекләрендә бик күп татар сүзләре, меңгә якын».

Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча телләрнең 41% кулланылмый. Профессор туган телне саклауның мөһимлеге турында билгеләп үтте һәм мисал итеп Садри Максуди сүзләрен китерде: «Халык үз телен саклаудан һәм хөрмәт итүдән туктаган көннән башлап, халык акрын гына юкка чыгачак»

"Илшат Сәхиятулла улының лекциясе бик кызыклы һәм актуаль булды дип саныйм, чөнки туган тел халыкның хәтерен, тарихын, тәҗрибәсен һәм традицияләрен сакларга ярдәм итә. Анда күп кенә кеше күңеленең матурлыгы һәм акылы чагылыш таба.",- диде Мусина Энҗе.

Источник информации: пресс-служба Елабужского института КФУ