03 декабря 2021
"Ана теле" онлайн мәктәбендә бергәләп китап укыдылар

24 нче ноябрь көнне Милли китапханәнең матур бер залында китап уку чарасы узды. Әлеге чараны Education First компаниясе, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милли китапханә, “Сәләт” яшьләр үзәге оештырды.

Чарада катнашырга теләүчеләр бер атна алдан сылтама буенча теркәлү уздылар.

Китап укырга керешкәнче, КФУ ның “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге вәкиле Гөлназ Мөгътәсимова чараны үткәрүнең төп максатларын билгеләп үтте һәм эш тәртибе белән таныштырды. Алга таба тамашачылар күренекле язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның «Боссоойко» әсәрен тыңладылар. "Боссоойко" хикәясендә якутларның милли герое татар Гыйззәтулла Рәхмәтуллин — Боссоойко турында сөйләнелә. Хикәядә Якутиядә гражданнар сугышы елларында булган вакыйгалар тасвирлана. Ул вакытта Якутиядә хакимият өчен кискен көрәш бара. Бу вакыйгаларда татар халкының каһарман улы Гыйззәтулла Рәхмәтуллин (Боссоойко) да катнаша.

Хикәя дүрт өлешкә бүлеп укылды. Һәр өлешне укыганнан соң, аның эчтәлеге буенча төрле кызыклы биремнәр эшләтүне модератор, КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова һәм “Сәләт” яшьләр үзәге волонтерлары оештырды. Аралашуда актив катнашучыларны, сорауларга дөрес җавап бирүчеләрне волонтерлар билгеләп барды. Шулай итеп, килгән кунаклар рольле уенда катнаштылар, үзләре дә артист булып диалоглар сөйләделәр. Ахырдан сорауларга актив җавап биргәннәр сәхнәгә чакырылды, һәм аларга Education First компаниясе кураторы Айгөл Басыйрова бүләкләр тапшырды. Чарага йомгак ясаганда, төрле яшьтәге тамашачылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр, модераторларга үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр. Күпчелеге шундый чаралар күбрәк үтсен, һәм кешеләргә татарча аралашуда катнашу мөмкинлекләре булдырылсын дигән фикерне хуплады. Әйе, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында оештырылган шушы тамаша да телебезгә карата кызыксыну уятуга үз өлешен кертте дип ышанып калабыз.

 

Мәгълүмат чыганагы: Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары К.С. Фәтхуллова, Г.Р.Мөгътәсимова