03 декабря 2021
Ике гасыр шаһиты

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында казах халык шагыйре, акын Җамбул Җабаевның тууына 175 ел тулуга багышланган чара үтте. Җамбул Җабаев – казах халык шигъриятендә танылган шәхес, шигъри сүз остасы, җырчы. Ленин орденлы халык акыны Җамбулның шигъри алымы тормышны сурәтләүдә психологик яктан бай һәм конкрет булуы, рух күтәренкелеге һәм гадилеге белән аерылып тора. Ул – лирик, көнкүреш, социаль-сатирик җырлар, героик поэмалар һәм әкиятләр авторы. Җабаев шигъриятенең төп геройлары – гади кешеләр. Аның персонажлары тере һәм чын.

Чара Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы һәм Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты белән берлектә уздырылды. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Ә.Ш. Юсупова чарада катнашучыларны Җамбул Җабаев шәхесе һәм иҗаты белән таныштырды, акын биографиясеннән кызыклы фактлар китерде.

Әлеге чарага РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов, Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Е.У. Исхаков чакырылган иде. Ерлан Узанович үзенең чыгышында Татарстан белән Казахстан арасындагы сәяси-икътисади, иҗтимагый-мәдәни мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Консуллык эшчәнлеге белән таныштырды.

Катнашучыларны онлайн форматта Сәясәт, политология һәм дин белеме институты директоры, социология фәннәре докторы, професор С.Т. Сейдуманов сәламләде. Серик Турарович үз чыгышында Җамбул Җабаев иҗатының төрки дөнья өчен бүгенге көндә дә мөһимлеген билгеләп үтте. Ике тугандаш халык ‒ казахлар һәм татарлар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ассызыклап узды.

Абай исемендәге Казах милли педагогика университетының Филология һәм күптелле белем бирү институты өлкән укытучысы, “Сөзтаным” фәнни клубы җитәкчесе Роза Баркенбекова, Интернет челтәре аша элемтәгә кереп, Җамбул Җабаевның иҗаты турында бик эчтәлекле, дәлилле итеп истәлекләр белән уртаклашты. Әлеге уку йортында белем алучы студентлар шагыйрьнең әсәрләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе магистрантлары һәм бакалаврлары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгышларын тәкъдим иттеләр. Магистрант Данияр Умбетовның Җамбул Җабаевның тормыш юлына караган чыгышы аерычу кызыклы булды.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 2 курс студентлары Җамбул Җабаевның шигырьләрен татар һәм рус телендә тәкъдим иттеләр. Алиева Алия шагыйрьнең ‒ “Май”, Фәхретдинова Раилә ‒ “Казахстан”, Вәлитова Наталья ‒ “Песня о Пушкине”, Набияров Айнур ‒ “Ответ сыну”, Садыкова Рената “Доля бедняка” дигән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Очрашуда катнашучылар шагыйрьгә бәйле күп кенә кызыклы мәгълүматлар да ишеттеләр. Бөек татар рәссамы Бакый Урманче үз вакытында Җамбул Җабаев авылына барып, рәсемнәр ясаган. Казах халкының танылган композиторы татар Латыйф Хәмиди «Җамбул» операсын яза. Стәрлетамакта туган татар Каюм Мөхетдинов Җамбул Җабаевның берничә җыентыгын редакцияләп, басмага әзерләгән, анын шәхси сәркатибе булган. Габдулла Шамуков Җамбул Җабаев шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Ике гасыр шаһиты булган Җамбул Җабаевның тууына 175 ел тулуга багышланган чара барлык катнашучыларда да бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.

 

Мәгълүмат чыганагы: 10.2-001 төркем студенты З.  Фәттахова, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Ә.Ш. Йосыпова