25 ноября 2021
Сакланганны Ходай саклар: ВИЧ ка ничек юлыкмаска?

24 нче ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-901, 10.2-001, 10.2-002 һәм 10.2-101 нче төркем студентлары "ВИЧ/СПИД профилактикасы" дигән темага лекция тыңладылар.  “Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе кысаларында Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы тарафыннан оештырылган әлеге чарага Татарстан Республикасының СПИД үзәге табиб-эпидемиологы Сиразиев Айрат Марат улы чакырылган иде.  Афәтле чир кеше организмына ни рәвешле эләгә? Аның беренче симптомнары нидән гыйбарәт?  Әлеге чиргә юлыккан очракта нинди гамәлләрдән тыелырга?  Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?  Табиб үзенең лекциясен кешелек дөньясын инде ярты гасыр дәвамында борчып килгән әнә шундый проблемалы сораулардан башлап җибәрде. Тәфсилле сөйләү барышында студентлар югарыда яңгыраган  сорауларга җавап табу белән беррәттән, бу чирнең яңа үзенчәлекләре, аны йоктырмас өчен күрелергә тиешле профилактик чаралар турында да тулы мәгълүмат алдылар.

Билгеле булганча, ВИЧ авыруы СПИД чирен китереп чыгара, нәтиҗәдә кеше организмы авыруларга каршы тора алмаслык хәлгә килә, яман чир белән авыру ихтималы да бермә-бер арта. Кешедәге иммунодефицит вирусы (ВИЧ) әһлаксыз тормыш алып баруга гына кайтып калмый, аның килеп чыгу  сәбәпләре күптөрле. Профилактикага әһәмият бирмәү, чир турында тиешле мәгълүматтан хәбәрдар булмау  һәм үз сәламәтлегеңә җавапсыз карау да  аяныч хәлгә китерергә мөмкин. Бүгенге көндә әлеге чирдән интегеп яшәүче кешеләр саны шактый күп, кызганычка каршы, республикабызда да андыйларның күләме аз түгел. Айрат Марат улы әйтүенчә, чирләүчеләргә карата кимсетүле мөнәсәбәт мәсьәләсе шулай ук кискен тора: кемдер аларга җирәнеп  карый, кемдер чирне сәбәп итеп эшкә алмый. Югыйсә ВИЧ авырулы кешенең  сәламәт затлар кебек үк гадәти тормыш алып бару мөмкинлеге инде күптәннән мәгълүм. Болар барысы да халыкка, бигрәк тә яшь буынга, профилактик әңгәмәләр үткәрелү кирәклеген тагын бер кат исбатлый. Әлеге чарада табиб студентларның һәр  соравын игътибар белән тыңлап, аларга җентекле  итеп җавап бирде. Лекция ахырында ул студентларны сәламәтлеккә игътибарлы булырга һәм ВИЧ авырулы кешеләр белән аралашу үзенчәлекләрен истә тотарга өндәде. Шулай ук  организмда шикле симптомнар сизүгә, ашыгыч рәвештә,  табибларга күренергә,  чирне йоктырган очракта тиешле дәвалану курсын узарга кирәклекне дә искәртте.

“Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән бу чараның әһәмияте зур: ул студентларны әлеге чир турында дөрес мәгълүмат туплап, үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, тормышта килеп туган кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә.  Сакланганны Ходай саклар,  диләр, "ВИЧ/СПИД профилактикасы" темасына лекция тыңлаганнан соң, әлеге әйтемнең хаклыгына тагын бер кат инанасың...

Чыганак: 10.2-901 нче төркем студенты Габитова Ландыш.
Куратор: Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы.