18 ноября 2021
"Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" XI халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

2021 елның 17-18 ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган XI халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VIII Халыкара фәнни-гамәли саммит кысаларында үтте. Модератор – филология фәннәре докторы, профессор Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы.

Конференция Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән килгән галимнәр арасында мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән оештырылды. Аның эшендә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, шулай ук Татарстан, Башкортостан, Кырым республикаларыннан, Россия төбәкләре вузларыннан филолог-галимнәр, аспирантлар, магистрантлар, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре  катнашты.

Конференциянең секция утырышында төрле мәсьәләләр каралды: күп милләтләр яшәгән дәүләттә телләрнең кулланылышы, ике һәм күп телле мохиттә туган телләр мәсьәләсе, тел һәм әдәбиятларны тикшерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектлары, шулай ук лингвокультурология һәм мәдәниятара багланышлар, төрки телләрнең тарихи һәм хәзерге лексикографиясе һ.б.

«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе даими рәвештә (2006, 2009, 2012-2020 елларда) уздырыла, һәрвакыт зур кызыксыну тудыра һәм уңай бәя ала.

Конференция барышында Н.И. Спиридонова (Мәскәү ш.), М.М. Гасанова, (Мәскәү ш.), Ә.Ш. Юсупова (Казан ш.), З.Н. Кириллова (Казан ш.); И.Х. Галиуллина (Казан ш.), Г.С. Хаҗиева (Казан ш.), А.Р. Шакирова (Казан ш.), Л.Х. Сәмситова (Уфа ш.), И.Ж. Сагынбек (Уфа ш.)  һ.б. катнашучыларның чыгышлары кызыксыну уятты.

Конференция эшендә катнашкан галимнәр күтәрелгән мәсьәләләрнең актуаль булуын билгеләп үттеләр, конференциянең туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге фәнни-гамәли әһәмиятен югары бәяләделәр.

 

Мәгълүмат чыганагы: Сибгаева Ф.Р. һәм Кириллова З.Н., КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары