09 ноября 2021
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укучы студентлар танылган журналистлар белән очраштылар

2021 нче елның 8 нче ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укучы студентлар танылган журналистлар белән очраштылар.

2021 нче елның 8 нче ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә укучы студентлар “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, “Татар информ”ның татар редакциясе, “Интертат” электрон басмасының баш мөхәррире Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Җәүдәт кызы Исмәгыйлева белән очраштылар.

Очрашуны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачып җибәрде. Ул “Югары мәктәп татар телен һәм әдәбиятын, халкыбызның мәдәни кыйммәтләрен яхшы белгән филологлар, журналистлар, педагоглар әзерли һәм  бу эштә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте дә зур ярдәм күрсәтә,” – дип билгеләп үтте. Студентлар белән очрашу барышында Шамил Мөхәммәт улы Садыйков  татар журналистикасы өлкәсендә кадрлар проблемасын ассызыклап, “Безгә лаеклы журналистлар кирәк.  Татар халкының тормышын матбугат чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. “Татмедиа”да журналистлык эшчәнлеге өчен юнәлешләр бик күп, бу юнәлешне үстерү өчен, менә дигән платформа бар һәм бу юнәлештә институт белән бергә көндәшлеккә сәләтле, белемле журналистлар әзерләнәчәк,”-  диде. Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов яхшы журналист нинди булырга тиешлеге хакында үз фикерләре белән уртаклашты һәм каләмдәшләренә теләкләрен җиткереп,“Яхшы журналист ул әрсез булырга, дөньяга үз карашы  һәм яңалыкка омтылучы булырга тиеш!”- дигән киңәшләр бирде. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Җәүдәт кызы Исмәгыйлева да әлеге фикерне куәтләп, бүгенге журналистиканы яңа медиа чаралардан башка күз алдына китереп булмый, шуңа күрә булачак журналист заманча технологияләрне дә куллана белергә тиеш, дип өстәде.

 

Очрашу эчтәлекле, кызыклы үтте. Булачак журналистлар әлеге чарадан күп файдалы мәгълүмат алдылар.

 

Язманы  10.2-101 төркем студенты Мукминова Гөлназ һәм

гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы  

доценты Нәбиуллина Гүзәл Әмир кызы әзерләделәр.