29 октября 2021
В Елабужском институте КФУ прошла Всероссийская научно-практическая конференция "Татарский язык и литература, история: прошлое, настоящее, будущее"

Ежегодная конференция «Татарский язык и литература, история: прошлое, настоящее, будущее» проводится преподавателями кафедры татарской филологии отделения филологии и истории Елабужского института КФУ. В этом году конференция приурочена к Году родных языков и народного единства.

Цель конференции: развитие интеллектуально - творческого потенциала личности обучающихся, совершенствование навыков исследовательского поведения, развитие исследовательских способностей, эффективное приобщение обучающихся к духовной культуре татарского народа, оказание профориентационной поддержки обучающимся в процессе выбора профиля. 

Принять участие в XII Всесоюзной научно-практической конференции решили более 80 человек: это студенты КФУ г. Казани, Елабужского института КФУ, Стерлитамакского филиала БГУ, Мамадышского политехнического колледжа, Арского педагогического колледжа, учащиеся общеобразовательных школ Елабуги, Набережных Челнов, Альметьевска, Менделеевска, Муслюмово, Сарманово, Азнакаево, Арска, Алексеевска и Пермского края.

Научно-практическая конференция работу вела в шести секциях, на каждой из которых участникам предстояло раскрыть тему своего доклада, затронуть проблемные аспекты изучения и представить пути их решения. Работа велась в онлайн и офлайн режимах.

В рамках конференции для учителей был организован региональный семинар-практикум на тему «Применение активных и интерактивных методов обучения на уроках родного (татарского) языка и литературы». В нем участвовали 28 педагогов.  Участники семинара обменивались опытом по организации уроков татарского языка и литературы, обсудили использование активных и интерактивных форм и методов обучения, смогли увидеть мастер-классы учителей-грантополучателей.

Секция «Актуальные проблемы татарского языка и изучение его в условиях современной школы» была посвящена темам определения значения языка в процессе обучения и средства совершенствования культуры речи, использование интерактивных подходов при изучении литературных произведений. В рамках секции «Актуальные проблемы татарской литературы и фольклора» поговорили о литературных образах в художественных произведениях, влиянии литературы на состояние души и об интерпретации художественных текстов, определили воспитательную роль татарского фольклора в наши дни. Секция «Лингвокультурология и духовная культура татарского народа» запомнится аудитории научными работами «Сохранение своего рода – сохранение нации», «Роль «Болгар радиосы» в развитии духовной культуры татарского народа», «Мультипликация и национальные ценности».


Казан федераль университетының Алабуга институтында «Татар теле, әдәбияты һәм тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип исемләнгән XII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Ел саен үткәрелә торган «Татар теле һәм әдәбияты, тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» конференциясе КФУның Алабуга институтының филология һәм тарих бүлегенең татар филологиясе кафедрасы укытучылары тарафыннан уздырыла. Быел конференция Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланды.

Конференциянең максаты: укучы шәхесенең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, эзләнү- тикшеренү сәләтләрен үстерү, укучыларны татар халкының рухи мәдәниятенә тарту, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

XII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә 80нән артык кеше катнашырга карар кылдылар Алар арасында Казан федераль университетының Алабуга институты, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, Мамадыш политехника көллияте, Арча педагогика көллияте студентлары, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Азнакай, Арча, Алексеевск һәм Пермь крае гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары бар иде.

Фәнни-гамәли конференция эшен алты секциядә алып барды, аларның һәркайсында катнашучыларга үз докладының темасын ачарга, телне өйрәнүнең проблемалы аспектларына кагылырга һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итәргә туры килде. Эш онлайн һәм офлайн режимда алып барылды.

Конференция кысаларында укытучылар өчен «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуның актив һәм интерактив методларын куллану» темасына төбәк семинар-практикумы оештырылды. Анда 28 педагог катнашты. Семинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, укытуның актив һәм интерактив формаларын һәм методларын куллану турында фикер алыштылар, грант алучы укытучыларның мастер-классларын карый алдылар.

«Татар теленең актуаль проблемалары һәм аны заманча мәктәп шартларында өйрәнү" секциясе укыту процессында телнең әһәмиятен билгеләү һәм сөйләм культурасын камилләштерү чаралары, әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә интерактив алымнарны куллану темаларына багышланды. «Татар әдәбиятының һәм фольклорының актуаль проблемалары» секциясе кысаларында сәнгать әсәрләрендә әдәби образлар, әдәбиятның күңел халәтенә йогынтысы һәм сәнгать текстларын интерпретацияләү турында сөйләштеләр, безнең көннәрдә татар фольклорының тәрбияви ролен билгеләделәр. «Татар халкының лингвокультурологиясе һәм рухи мәдәнияте» секциясе «Нәселне саклау– милләтне саклау», «Татар халкының рухи мәдәниятен үстерүдә «Болгар радиосы» ның роле», «Мультипликация һәм милли кыйммәтләр» дигән фәнни эшләр белән ктнашучыларның исендә калачак.

Источник информации: доктор филологических наук, заведующая кафедрой татарской филологии Рима Камаева