20 октября 2021
Төркиядә үткәрелгән "XIII Dünya Dili Türkçe" халыкара симпозиумы

2021 елның 14-16 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы галиме Зоя Кириллова һәм күренекле диалектолог Фәрит Юсупов Төркиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан Ризе каласы Рәҗәп Тайип Эрдоган университетында үткәрелгән халыкара тюркология симпозиумы эшендә катнаштылар.

Төрки телләргә багышланган әлеге симпозиумга дөньяның күп илләреннән тел, әдәбият, тарих өлкәләрендә эшләүче галимнәр җыелган иде. Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән күп санлы белгечләрдән тыш, Россия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кипр, Алмания, Украина, Маҗарстан, Албания, Әфганстан, Иран кебек дәүләт һәм республикалардан да галимнәр катнашты.

Симпозиумда хәзерге төрки телләр, диалектлар һәм сөйләшләр, төрки телләр тарихы, тел белеме, телләрне укыту һ.б. күп темаларга багышланган секцияләр эшләде, барлыгы 197 чыгыш ясалды. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова керәшен татарларындагы аграр-дини йола лексикасы турында чыгыш ясады; филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Юсупов татар диалектлары атласының хәзерләнүе белән бәйле фикерләрен тәкъдим итте. Татарстан галимнәренең чыгышлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

“Dünya Dili Türkçe” халыкара симпозиумы Төркиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Кара диңгез һәм биек таулар арасында урнашкан Ризе шәһәрендә “Бәйсезлек маршы”ның 100 еллыгы һәм Юнус Әмренең вафат булуына 700 ел узуга багышлап оештырылган быелгы симпозиум да төрки халыкларны төрле яклап өйрәнү юнәлешендә мөһим эш башкарды.

 

Мәгълүмат чыганагы: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты З.Н. Кириллова