08 октября 2021
Татар иҗат иреген яклауга йөз тоткан "Идел" журналы мөхәррирләре белән очрашу

7 нче октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-901 һәм 10.2-001 төркем студентлары “Идел” журналының баш мөхәррире Закирова Гөлүсә Рәүф кызы һәм аның урынбасары Кыямова Мөршидә Галләм кызы белән очраштылар. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы оештырган әлеге очрашу “Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешендә укучы студентларга яшьләр журналы эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. 

Казан дәүләт педагогика университетында укытучылык юнәлешендә белем алган Гөлүсә Рәүф кызы “Сабантуй”, “Татарстан”, “Идел”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” газета-журналларында, “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә эшли. Ул  Татарстан Язучылар берлегенең әгъзасы, республикабызның авыллар тарихына багышланган китаплар, бүгенге әдәбияттан дәреслек-хрестоматия, сценарийлар җыентыгы авторы, поэзия һәм проза әсәрләрен иҗат итүче гүзәл ханым да. Аның хезмәттәше, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Мөршидә Галләм кызы, белгечлеге белән профессиональ журналист. Татар җанлы бу мөлаем ханым төрле елларда “Казан радиосы” студиясе, “Мәгърифәт” газетасы, “Интертат.ру” интернет-газетасында  хезмәт куйган, бүгенге көндә “Идел” журналының ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра", "Көй-MELODIA", "Туфан самавыры" тапшыруларының авторы һәм алып баручысы.  Ул үз чыгышында  “Идел”  журналының ютуб каналында күреп була торган кызыклы яңа проектлар белән таныштырды, журналист өчен иң кирәкле сыйфатларны атады, язарга курыкмаска, хәзерге заман үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны уңышлы кулланырга, татар мәдәнияте мирасына таянып эш итәргә өндәде. Безгә, булачак журналистларга, аның кыйммәтле киңәшләрен ишетү бик файдалы булды.

Әлеге очрашуда яңгыраган тагын бер әһәмиятле фикер – “Идел” мәйданчыгында яшь шагыйрь-язучыларга иҗат иреге бирелү. Әлбәттә,  әдәбиятта үзен сынап карарга теләүче яшьләрне бу фикер аеруча шатландырды, чөнки  институтыбызда сәләтле яшьләр бик күп. Алар сүз сәнгатендә генә түгел, җыр-бию, театр  сәнгатендә дә  үзләрен сыный алалар.   Музыка юнәлешендә белем алучы җыр-моңга сәләтле шундый студентларыбыз әлеге  чарада да  бик теләп катнашты. Аларның искиткеч матур чыгышлары очрашуның үзенә бер матур музыкаль бизәге булды:  татар милли моңнары белән үрелеп барган җанлы әңгәмәбезне тагын да күңеллерәк, тагын да үтемлерәк итте. Татар яшьләре иҗатына юл ача торган “Идел” журналы мөхәррирләре белән булган әлеге очрашу күпләребезгә иҗат дәрте һәм өмет чаткысы биреп,  күңелләребездә якты хатирә булып сакланыр.

 

Чыганак: Габитова Ландыш , 10.2-901 нче төркем студенты,

Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, 10.2-701 нче төркем кураторы