05 октября 2021
Мәскәүдә уздырылган халыкара "Дмитриев укулары" конференциясе

2021 елның 1 октябрендә М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтында XXIX халыкара “Дмитриев укулары” конференциясе узды. Университетның төрки филология кафедрасы тарафыннан оештырылган әлеге конференциягә дөньяның күп илләреннән төрки телләр һәм әдәбиятлар өлкәсендә эшләүче галимнәр җыелган иде. Россиянең төрле югары уку йортларыннан һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан килгән күп санлы белгечләрдән тыш, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Кипр кебек дәүләт һәм республикалардан да делегацияләр яки аерым галимнәр катнашты.

Пленар утырыш төрки филология кафедрасы мөдире М.М. Репенкованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул “Дмитриев укулары”ның кыскача тарихы белән таныштырып үтте, быелгы конференциянең үзенчәлекләрен барлады. Пленар утырышта шулай ук Төркиянең Измир шәһәре Эгей университеты профессоры Айдын Ибраһимов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Рамил Вәлиев, Түбән Новгород дәүләт университеты доценты Алим Абидуллин чыгыш ясады.

Конференциянең эше алга таба ике зур секциядә дәвам итте: “Лингвистика”, “Әдәбият белеме һәм культурология”. “Лингвистика” секциясендә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары К.С. Фәтхуллова һәм З.Н. Кириллова да катнашты. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Фәтхуллова татар теленә өйрәтү максатында төзелгән “Ана теле” онлайн платформасы хакында чыгыш ясады; филология фәннәре кандидаты, доцент Зоя Кириллова керәшен татарларындагы хатын-кыз баш киемнәре атамалары турында сөйләде. Казан федераль университеты галимнәренең чыгышлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

“Лингвистика” секциясендә барлыгы 20дән артык доклад тыңланды. Алар арасында чуваш, татар, башкорт, казах, карачай-балкар, төрек, төрекмән, хакас, шор һ.б. телләрне төрле юнәлешләрдә өйрәнгән тикшеренүчеләр бар иде. Секция эшен алып баручы Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш факультеты төрки филология кафедрасы мөдире Николай Телицин борынгы уйгыр телендәге вакыт категориясе турында сөйләде, шулай ук һәр чыгыш буенча өстәмәләр һәм аңлатмалар да биреп барды. Гомумән, конференциянең эше фәнни фикерләшү, дустанә аралашу рәвешендә узды, төрки халыкларны төрле яклап фәнни өйрәнү юнәлешендә зур эш башкарды.

Мәгълүмат чыганагы: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары З.Н. Кириллова һәм К.С. Фәтхуллова