01 октября 2021
Октябрь аеның беренче көнендә Васил абый үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Үзебезнең Васил абый

“Мин журналист булам!” – дип, документлар тапшырып йөргәндә таныштык без ягымлы карашлы, һәрвакыт шат йөзле Васил абый белән. Шул көннән башлап ул безнең өчен “Васил Заһитович” түгел, ә үзебезнең Васил абый. “Укый-укый Васил Заһитович сезгә икенче әти булып бетәчәк әле”, – дигән иде безгә төркемдәшебез Ләйсәннең әнисе - үзе дә татар журналистикасында укып чыккан Гүзәл апа Сафина. Әйе, Васил абый безнең өчен университет дигән авыр һәм зур дөньяда абый да, әти дә, дәү әти дә була белде. Ул үзебезнең Васил абый!

“Васил абый, сезнең ярдәм кирәк”, – дип борчулы караш белән башны аска иеп кергәндә дә ул һәрвакыттагыча шаярып, күңелне күтәреп, проблеманы чишеп чыгарып җибәрә. “Васил абый, менә шулай итик әле”, – дип канатланып йөргәндә дә ул канатларны кисми, киресенчә баш очына күтәреп, күккә очыртып җибәрә. Курс эшен соңгы көнне генә язып кертсәң дә, ул башта борчулы караш белән сынап карый да, аннары аркадан кагып, елмаеп куя. Аудитория ишеге ачык булып, без утырганны күрсә, нинди дә булса кызык сүз әйтмичә, көлдермичә чыгып китми. Тәүлекнең ничәнче сәгатендә генә язсаң да, шалтыратсаң да, сине игътибарсыз калдырмый, төгәл итеп җавабын да бирә, ярдәмен дә күрсәтә. Кирәк булса, университет баскычларыннан җитәкләп алып менәргә дә әзер. Нәкъ менә ул булганга кафедрада үзеңне җылы өеңдә кебек хис итәсең. Нәкъ менә ул икенче йортыбызга әйләнгән институт бинасына милли төсмер өрә, җанлы, җылы, рәхәт атмосфера тудыра белә. Нәкъ менә ул!

Гомер буе җыелган укыту тәҗрибәсен түкми-чәчми укучыларына җиткерүче профессор ул безнең Васил абый. Ничә буын журналистларын үз канаты астында тәрбияләп, зур тормышка “очырган” даһи кеше ул безнең Васил абый. Үзенең гадилеге белән башкалардан аерылып торучы, олысы белән дә, кечесе белән дә тиз арада уртак тел таба белүче кешелекле кеше ул безнең Васил абый. Гармунын сузып җибәрсә, бар җиһанны моңга тутыручы нечкә күңелле моң иясе ул безнең Васил абый.

Күңеле һаман унсигездә, яшьлек тәмен җуймаган, уй-фикерләре белән дә, дөньяга карашы белән дә һәрвакыт яшь булып кала белгән кеше ул безнең Васил абый. Үзебезнең Васил абый!

Октябрь аеның беренче көнендә Васил абый үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Татар журналистикасы кафедрасы студентлары үзләренең яраткан мөгаллимен чын күңелдән олуг бәйрәме белән тәбрикли. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз, Васил абый. Сезгә чиксез хөрмәтебезне белдереп.

4 курсның 13.3-802 төркем студентлары

Энҗе Габдуллина һәм Алсу Мансурова

Источник информации: Энҗе Габдуллина һәм Алсу Мансурова