01 октября 2021
Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре исеме бирелде

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгының олы бүләге -  Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре исеме бирелде.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбриклибез. Аңа алда да уңышлар, сәләмәтлек, матур тормыш телибез.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы