30 сентября 2021
"Шаһнамәче" белән очрашу"

29 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең 10.2-901 һәм 10.2-702 төркем студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган татар әдәбияты көннәре - әдәби атналыгы кысаларында очрашуда катнашты. Очрашуның төп кунагы атаклы галим, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе Исламов Рамил Фәнәви улы булды.

Борынгы әдәбият кысаларында, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева тарафыннан оештырылган әңгәмәдә төп темаларның берсе - төрки ШаҺнамә булды. Рамил Фанави улының кандидатлык һәм докторлык диссертациясе  әлеге әсәргә багышланган, шуңа да ул бу өлкәдә иң зур белгечләрнең берсе. Галим төрки Шаһнамәнең өйрәнелү тарихы, аның тәрҗемә нечкәлекләре турында сөйләде. Мәсәлән, әсәрнең татар телендәге тәрҗемәсе Мәсгуд Гайнетдин тарафыннан турыдан-туры түгел, ә рус теле аша тәрҗемә ителгән икән.

Шулай ук атаклы әдәбиятчыбыз үз тормышында булган кызыклы тарихлар белән дә бүлеште, студент, педагог чакларындагы маҗаралы хәлләрне, чит илдә вакытта булган вакыйгаларны сөйләп, студентларны көлдерде, чит тел өйрәнү нечкәлекләрен ачты.

Студентлар лекторны игътибар белән тыңладылар, очрашу ахырында үзләрен кызыксынсындырган сорауларны бирделәр. Әлеге очрашу ике якка да файдалы булды: Рамил Фанави улы студентлар белән әңгәмә барышында яңадан яшь чагына кайтты, ә укучылар бик күп яңа мәгълүматлар һәм киләчәктә һичшиксез кирәк булачак тәҗрибә алдылар.


Казан Федераль Университеты студенты

Габизов Илсаф Илнарович