30 сентября 2021
Шагыйрә Илсөяр Иксанова белән очрашу

29 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган татар әдәбияты көннәре атналыгы кысаларында шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең рәис урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашты.

Очрашуда шагыйрә үзенең яшәү рәвеше һәм иҗаты белән таныштырды. Поэзиядә хис бирелеше, шигырь язу серләре, осталык мәсьәләләрен күтәрде, заман яшьләре иҗатына мөнәсәбәте, карашлары белән бүлеште. “Бүгенге көндә Сезне борчыган төп мәсьәлә нинди?” соравына, “тел мәсьәләсе” дип җавап бирде һәм, йөрәкләргә үтеп керердәй шигырьләрен бүләк итте, киңәшләрен җиткерде.

Кичә азагында студентлар шагыйрә Илсөяр Иксановага иҗады уңышлар теләде, һәм,  мәгънәле очрашу оештырган өчен татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага рәхмәтләрен җиткерде.