30 сентября 2021
Лаеклы алмашлар үстерәбез

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында педагогик юнәлештә белем алучы студентларның иң дулкынландыргыч мизгелләре - тәүге мәртәбә үзләрен укытучы сыйфатында сынап карау ул. Татар әдәбияты атналыгында, агымдагы елның 27 нче сентябрендә, татар әдәбияты методикасы фәненнән белем бирүче укытучы Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы җитәкчелегендә 10.2-801 төркем студенты  Загидуллина Разилэ укытучы сыйфатында чыгыш ясады.

Россия Федерациясенең 2025 нче елга кадәрге кабул ителгән тәрбия эше үсеше Стратегиясе тәрбия белән бәйле һөнәр ияләре, шул исәптән,  укытучылар хезмәтенә карата ихтирамлы караш кирәклегенә басым ясап, укытучылардан да хезмәтләрендә зур игътибар һәм иҗади якын килүне таләп итә. Безнең студентлар укытучы  һөнәренә лаеклы алмаш булып җитешерләрме? Туган телебез һәм әдәбиятыбыз үсеше дә зур игътибарга ихтыяҗ булган бу дәвердә, шушы өлкәдә белем биргәндә югалып калмаслармы? Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфлары өчен татар әдәбияты программасы нигезендә күрсәтелгән  бүгенге ачык дәрес һәркемне борчыган  сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

Мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуга 35 ел гомерен багышлап, югары тәҗрибә туплаган, бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән Идел буе районы 73 нче мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Идел буе районында татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Арсланова Әнисә Дәүли кызы  дәрескә төпле бәя бирде. Ул үзенең чыгышында мәктәптә татар әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады.  Каралган дәреснең ФДББС таләпләренә җавап бирүен, дәреснең системалы-эшчәнлекле якын килү, шәхси якын килү принципларын күздә тотып төзелгәнлеген, ягъни үзәктә укытучының да, укучыларның да актив эшчәнлеге торуын, дәреснең  куелган максат һәм бурычларга җавап бирүенә басым ясады. Дәрестән соң фәнни һәм педагогик эшчәнлектә, татар әдәбиятын укытуда зур уңышларга ирешкән татар әдәбияты кафедрасы галимнәренең киңәшләре, төпле фикерләре, киләчәктә татар теле язмышы, тел һәм әдәбият дәресләренең милләтне саклап калудагы роле турындагы фикерләре дә студентлар өчен алга таба иҗади эшләү өчен стимул-мотивация булуы бәхәссез.

 

 

Гөлүсә Каюмова