10 сентября 2021
Серле имлә

9 сенябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең 10.2-901 төркем студентлары Татар китабы йортында узган “Имлә” күргәзмәсе ачылышында катнашты. Уку дәверендә татар теле, әдәбияты тарихын тирәнтен өйрәнә килүче студентлар графиканың үзгәрешенә һәм әдәбиятыбыз тарихына яңа караш ташлады. Мөгаллимебез Гөлфия Расилевна Гайнуллина “Шәрык халыклары әдәбияты тарихы” дәресендә Шәрык ренессансының аерылгысыз бер өлеше булган Төрки ренессанс темасын үзләштерү барышында күргәзмә эчтәлегенең әһәмиятен ассызыклады.

Күргәзмәдә яшь рәссам һәм каллиграф, Истанбулдагы сәнгать университеты студенты Айзат Минһаҗиның каллиграфик эшләре тәкъдим ителгән. Һәрбер эш үзгә графикада башкарылган: рун язуы, уйгыр язмасы, гарәп имләсе һәм яңалиф. Эчтәлекләрендә әдәби мирасыбыз гәүдәләнеш ала: Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек”,  Сәйф Сараиның “Гөлстан бит-төрки”, Шәйхи Маннурның “Бәхет” әсәрләреннән өзекләр. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин күргәзмәне әзерләү эшенә керешкәч, аерым бер нөсхәләрне табу өчен архив документларына мөрәҗәгать итәргә туры килүен сөйләде.

Һәрбер сурәт аша билгеле бер тарихи дәвер атмосферасында каласың, төсләр символикасы, язу стильләре, имлә дулкынландыра, гамь өсти, күңелгә сүз белән генә тасвирлап бетереп булмый халәт урнаштыра.

Студентларга махсус рәвештә Шәриф Камал йорты буенча экскурсия үткәрелде. Без әдип яшәп иҗат иткән урынны күрдек, Татар китабы йортының гаҗәеп  рухы  белән хозурландык.

“Шәрык халыклары әдәбияты тарихы” дәресенең дәвамы кебек оештырылган сәяхәтебез күргәзмәгә бару гына булмады. Дүрт  киндердә урын алган дүрт имлә халкыбызның мирасы белән танышуның өр-яңа юлын күрсәтте. Төркем белән Айзат Минһаҗиның каллиграфиядән  мастер-классын алу теләге нәкъ шуңа туды. Яңа белемнәрне туплауның бу серле ысулы һәрбер студентның күңеленә тирән кереп урнашты.

Казан федераль университетының

3 курс студенты Мотыйгуллина Мәликә Җәлил кызы.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/09-09-2021/ayzat-min-a-ny-tatar-d-biyaty-tarihyna-bagyshlangan-kalligrafik-eshl-re-t-k-dim-itelde-5837039