19 июля 2021
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов "Cәләт" форумында катнашты

16 июль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – «Медиа Биләр форум»да катнашты. Форум 14-18 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә үткәрелде. Бу смена социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган иде.

Институтыбызны «Сәләт» яшьләр үзәге белән уңышлы хезмәттәшлек берләштерә, берничә ел эчендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләре яшьләренең иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерүгә, сәләтле балалар өчен мөмкинлекләр булдыруга багышланган дистәләгән проект тормышка ашырылды. Милли традицияләр, татар телен һәм мәдәниятен саклап калу буенча да эш алып барыла.

«Cәләт» форумы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашты. Форум кысаларында «Сәләт җыены» тематик фестивале, «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды.

Фотолар: https://vk.com/selet.official

 

Источник информации: Социаль-тәрбия эшләре бүлеге.