24 июня 2021
Яшь тикшеренүчеләр үз эшләрен тәкъдим иттеләр

23-24нче июнь көннәрендә гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасына нисбәтле “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” магистрлык юнәлеше буенча белем алучылар үзләренең магистрлык диссертацияләрен якладылар. Магистрантлар 2 ел дәвамында лекцияләр һәм гамәли дәресләрдә алган белемнәренә нигезләнеп алып барылган фәнни тикшеренү эшләре Дәүләт аттестациясе комиссиясе хөкеменә тәкъдим иттеләр.  Фәнни тикшеренү эшләре арасында төрле төрки телләрне чагыштырып өйрәнгән актуаль темаларга язылганнары да (мәсәлән,  “Татар һәм казах телләрендә соматик фразеологизмнарның семантик үзенчәлекләре”, “Карачай һәм балкар телләренең икетелле сүзлекләре”, “Татар һәм төрек мәкаль-әйтемнәрендә этностереотиплар”, “Татар һәм чуваш телләрендәге кием һәм бизәнү әйберләре атамаларына чагыштырма анализ”, “Татар һәм чуваш телләрендә фонетик вариантлылык”, “Татар һәм төрек лингвомәдәниятләрендә “икмәк/ekmek” концепты”, “Татар һәм төрек мәкальләрендә төс атамалары”, “Татар һәм казах телләрендә исәнләшү һәм саубуллашу гыйбарәләре” һ.б.), төрки дөньяда танылган күренекле шәхесләр эшчәнлеген яктыртканнары да (“Рәшит Рахмати Аратның тюркология өлкәсендә эшчәнлеге”, " М. Кулаевның башкорт тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге”) бар иде. Яшь тикшеренүчеләрнең эшләре комиссия әгъзаларында зур кызыксынулар уятты. Магистрантлар арасында Мөхәммәд Абайхан һәм Бейза  Саде  (Төркия), Газала  Алшейхо (Сирия), Илиясы Сымахэцзань (Кытай) кебек чит ил вәкилләре дә булуын искәртү зарур. Магистрантлар аларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр һәм  фәнни эшләре өчен югары бәя алдылар.

Магистрантларга алдагы фәнни эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.

 

Э. Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты.