10 июня 2021
Галимнәр A. borkumensis бактерияләренең T. aceti суалчаннарының физиологиясенә ясаган тәэсирен өйрәнгәннәр

Мәкалә: Карамай таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләре һәм Turbatrix aceti суалчаннарының «хуҗа – микрофлора» системасындагы мөнәсәбәтләре

Авторлар: С.Ф. Шәйхелова, Г.Ф. Фахруллина, Л.Р. Нигәмәтҗанова, Р.Ф. Фахруллин

Журнал: Фәнни Татарстан

Тәҗрибәләр барышында кулланылган A. borkumensis диңгез бактерияләре һәм туфракта тереклек итүче Turbatrix aceti суалчаннары арасындагы табигый булмаган бәйләнеш моңа кадәр өйрәнелмәгән иде, шуңа күрә әлеге фәнни эшнең максаты булып A. borkumensis бактерияләренең T. aceti суалчаннарының физиологиясенә ясаган тәэсирен «хуҗа – микрофлора» системасы нигезендә өйрәнү билгеләнде.