10 июня 2021
Тукай эзләреннән...

7 июнь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-901 нче төркем студентлары диалектологик практикада булып кайтты.

Казаннан ерак түгел Яңа Кырлай авылы урнашкан, анда 500 ләп кеше гомер итә. Татар тел белеме кафедрасы доценты Йосыпов Айрат Фаик улы җитәкчелегендәге төркем шул җирлектә яшәгән өлкән буын вәкилләренең сөйләменә хас үзенчәлекләрне өйрәнү максаты белән Яңа Кырлайга барып кайтты.

Студентларны каршы алган китапханәче Әхмәтҗанова Наилә Наилевна сәяхәт дәвамында авылның истәлекле урыннары, авыл кешеләре белән таныштырды. Яшьләр кайчандыр Габдулла Тукай йөргән юллардан, урамнардан атлап уздылар. Башкалага якын урнашкан Яңа Кырлай халкы белән аралашып, авылның тарихы, гореф-гадәтләре, фольклоры турында сораштылар. Кунакларны һәр җирдә ачык йөз белән каршы алып, сорауларга тартынмыйча ачык итеп җавап бирделәр. Нәтиҗәдә төрле өлкәләргә караган бай, эчтәлекле текстлар тупланды. Сәфәр эшлекле булса да, яшьләр һәм картларның җор сүзләре белән җанланды. Студентлар шулай ук авыл китапханәсенең яңартылган бинасында, Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. ХХ гасыр башы әдәбияты курсыннан инде имтихан биргән укучылар татар әдәбиятының бөек шәхесе турында белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, әдип белән бәйле экспонатлар, газета-журналлар белән таныштылар. Моннан тыш Г. Тукай беркадәр яшәп алган Сәгъди абзый йортын карадылар. Җыелган бар материал киләчәктә фәнни-тикшеренү эшләре өчен кулланылыр, дигән өметтә каласы килә.

Студентлар әлеге сәфәрне оештырган өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелегенә, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовка, һәм  диалектологик практика җитәкчесе Йосыпов Айрат Фаик улына чиксез рәхмәтле. Практик эштә кулланырлык текстлардан тыш бер кочак истәлекләр һәм фотолар белән кайткан студентлар нәкъ менә шундый сәфәрләр өчен университетта уку  елларын җылы итеп искә алыр.

Алинә Хәбибуллина, 10.2-901 төркем студенты