26 мая 2021
"Иң яхшы академик төркем" бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

25 нче май көнне УНИКСның кече залында «КФУның иң яхшы академик төркеме»,  «КФУның иң яхшы старостасы» һәм «КФУның иң яхшы кураторы» конкурсының нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Тантанада катнашучыларны КФУның социаль һәм тәрбия эше буенча проректоры Межведилов Ариф Магидинович сәламләде. «Бу конкурс искиткеч, ул безнең студентларны һәм укытучыларны берләштерә, университет рухын күрсәтә.  Мин барчагызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Без массакүләм спорт ярышларын укытучылар һәм студентлар белән бергә уздырырга оялмыйбыз, иҗади конкурсларда зур үрләр яулаган студентлар, укытучылар өчен горурланабыз, шулай ук алар фәнни түгәрәкләргә теләп йөриләр һәм башка бик күп чараларда катнашалар.

Студентларны конкурсыбызның төгәлләнүе белән котлыйм. Иң мөһиме: дуслыгыгызны саклагыз, аны кадерләгез, бер-берегезнең җиңүләренә шатланыгыз һәм максатчан рәвештә үз теләкләрегезгә ирешегез », - дип сөйләде ул.

Конкурсның беренче этабы февральдә үк уздырылган иде: төркемнәр, старосталар һәм кураторлар жюри әгъзаларына үз порфтолиоларын тәкъдим иттеләр. Алдагы турда катнашучы финалистлар исемлеге билгеләнде.  Конкурска барлыгы 100 гариза җибәрелгән, ә бу 3 меңнән артык студент. Нәтиҗәдә 50 катнашучы гына уза алды. Алар арасында 22 академик төркем, 7 куратор һәм 21 староста. 26-27 апрельдә бәйгенең чираттагы этабы узды.

КФУның иң яхшы академик төркеме конкурсы 15 нче тапкыр үткәрелә. Бу аның уникальлеген күрсәтә. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының да җиңүчеләре билгеләнде. «Кече курслар арасындагы иң яхшы академик төркем»  номинациясендә 1 нче урынны 10.2-902 нче төркем яулады (кураторы - филология фәннәре кандидаты, доцент Ашрапова Алсу Хәлиловна) , ә беренче курслар арасында  10.3-061 төркеме дә финалистлар рәтенә чыкты.  Җиңүче төркем Санкт-Петербург шәһәре буйлап сәяхәткә чыгачак .

10.2-902 нче төркем  старостасы Гыйләҗева Ризәлә әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнашканын әйтеп узды. «Узган елны 3 урынга лаек булдык. Әмма бу сәхнәгә (Уникс залына) янәдән кайтырбыз дип сүз бирештек. Менә бу уку елында да көчебезне сынап карарга булдык. Максатыбыз билгеле иде: 1 урынга ирешеп, Санкт - Петербург шәһәренә юл тоту, бергәләп ял итү, күңел ачу.

Быел әзерлек аеруча кызу булды дияр идем. Кыенлыкларга килсәк, иң авыры чыгышыбызны уйлап табу, аны башыннан ахырына кадәр уйлап бетерү иде. Без бик үзенчәлекле, кабатланмаслык һәм истә калырлык чыгышлар әзерләргә тырыштык. Җиңүгә ихластан ышандык! "Иң яхшы академик төркем" бәйгесе безне тагын да якынайтты, безнең бердәмлекне, дуслыкны ныгытты, һичшиксез.  Мин барысына да чиксез рәхмәтлемен», - дип, ул үзенең хисләре белән бүлеште.

«Кече курслар арасындагы иң яхшы староста»  җиңүчесе итеп10.2-801 төркем студенты Илзирә Галимбикова билгеләнде.  Ул үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Әлеге конкурста без 1 нче курста “Иң яхшы академик төркем” номинациясендә катнашып, финалистлар рәтенә кердек.  Ә икенче курста беренче урынны яуладык. Безгә “Алтын Боҗра” буенча сәяхатнәмәгә бару бәхете татыды», - дип аңлатты ул.

Быел исә Илзирә 3нче курста «Кече курслар арасындагы иң яхшы староста»  номинациясенә заявка бирергә булган. «Рәхмәтемне якыннарыма, уктучыларыма һәм төкемдәшләремә җиткерәсем килә. Алар миңа җиңү яулар өчен көч һәм дәрт бирде. Шулай ук оештыручыларга зур рәхмәт! Алар студентларны төрле яктан ачу өчен зур мөмкинлек бирә.  Киләчәктә дә әлеге конкурс традицион форматта узсын иде, ә быелгы катнашучыларны һәм җиңүчеләрне мин чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калам», - дип сөйләде ул.

«КФУның иң яхшы кураторы» исеменә 10.3-831 төркеме кураторы Штырлина Екатерина Геннадьевна булды.

Барлык финалистларны, призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һәркайсыгызга яңа иҗади идеяләр, уңышлар һәм яңадан -яңа җиңүләр телибез!

 

Источник информации: 10.2-801 төркем студенты Зәринә Хуҗина