29 апреля 2021
"Җиргә таянып, Күккә омтыла бездә рух..."

27-28 нче апрель көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Р.Харисның 80 еллык юбилее уңаеннан “ХХ гасырның икенче яртысы - XXI гасыр башы татар шигърияте һәм мәдәнияте: көнбатыш һәм көнчыгыш әдәби традицияләре белән багланышлар” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу зур чара ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Чарада шагыйрь үзе, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д. Натфуллин, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов,  Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, шагыйрь, публицист, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе З.М. Мансуров, Буа җирлегенең Казандагы якташлар оешмасы Президенты И.М. Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат сәркатибе Б.Х. Ибраһимов, мөгаллимнәр һәм студентлар катнашты. Алар шагыйрь шәхесен төрле яклап бәяләп, аның күпъяклы әдип булуын ассызыклап үттеләр.  

Р.Р.Җамалетдинов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, студент еллары Казан педагогия институты белән бәйләнгән Ренат Харис ХХ гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы  татар поэзиясе үсешенә зур өлеш кертә, татар шигъриятен югары классик сәнгать белән якынайта. Әдип, шагыйранә эшчәнлек белән янәшәдә, актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла, республика күләмендә төрле җаваплы вазифалар башкара. Шагыйрь Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале идеяләре, Казан университеты гимны  авторы буларак та билгеле. 2012-2018 нче елларда, Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы совет әгъзасы буларак, ил күләмендә татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен кайгырта. Конституция комиссиясе әгъзасы булган дәвердә Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне җитәкли һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли, шулай ук татар, рус, инглиз телләрендә «Татарстан символлары» дигән китап яза.

Пленар утырышта И.М. Газиев (Башкортостан), Л.М.Сафина (Мәскәү), М. Мархлевска (Польша), Л. Григорьева (Лондон), Ф.С. Сайфулина (Татарстан), Н.М. Юсупова (Татарстан), А.А. Шамсутова (Татарстан)  докладлары тыңланды, алар Ренат Харисның иҗатына һәм әдәби-мәдәни эшчәнлегенә төрле яклап бәя бирде, чыгышларда шагыйрь әсәрләренә яңача бәя яңгырады, поэтик стиленә, дөньяга карашына мөнәсәбәтле кызыклы фикерләр тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

Конференция үзенең эшен дүрт секциягә бүлеп дәвам итте, аларда яңгыраган чыгышлар шагыйрь иҗатының төрле аспектларда өйрәнелүен, бу юнәлештәге эзләнүләрнең киләчәктә дә дәвам итәргә һәм камилләшергә тиешлеген раслады.

 

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Юсупова