27 апреля 2021
Гөлназ Әсхәдуллина – Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада җиңүчесе!

23 апрельдә Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм академиясе концертлар залында татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татар телен иң яхшы белүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ Әсхәдуллина беренче урынга лаек дип табылды.

“Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада мәктәптә укыган вакытта, 11 сыйныф укучысы буларак катнашып карадым. Кызганыч, урын алу насыйп булмады ул чакта. "Эх, шушы сәхнәдә урын алып, басып торсам иде", дип хыялланып кайтып киткән идем. Һәм менә дүрт ел үткәч, хыялым чынга ашты”, - дип сөйләде Гөлназ.

Олимпиадага әзерләнергә Гөлназга татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов ярдәм иткән. Аның сүзләренчә, иң истә калганы бирем – проектлар яклау.

“Барлык катнашучылар да ныклап әзерләнеп килгән. Мин "Төрки халыклар музее" проектын тәкъдим иттем. Жюри әгъзалары бик җылы кабул итте, аларда бу музей зур кызыксыну уятты. Бу олимпиадада катнашу, иң беренче чиратта, туган телемә булган хөрмәтне һәм яратуны күрсәтү чарасы. Мондый бәйгеләрдә катнашу максатчанлык, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Мин бик бәхетле. 20 җиңүче арасында Президентыбыз белән бер сәхнәдә басып тору минем өчен зур горурлык”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

«Киләчәктә дә җиңүләр булсын. Әгәр дә менә шундый актив яшьләр булмаса, телебезнең, милләтебезнең киләчәк юк. Яңа алымнар белән эш алып барыла, без моның кирәклеген күрәбез. Битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт», — дип котлады һәр катнашучыны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмурт Республикасы, Чувашия, Мәскәү шәһәре, Әстерхан өлкәсе, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Кырым Республикасы, Новосибирск крае, Иркутск һәм Томск һ.б. өлкәләреннән — барлыгы 153 кеше катнашырга теләк белдергән.

Олимпиадада чит илләрдән Финляндия, Канада, Германия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, АКШ, Азәрбайҗаннан 28 кеше катнашкан. Оештыручылар әйтүенчә, быел пандемия режимы белән бәйле чикләүләр аркасында, чит илләрдән катнашучылар олимпиада сынауларын онлайн узган.

Җиңүчеләрнең һәрберсенә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан дипломнар, һәм сертификатлар тапшырылды.

Гөлназга алга таба уңышлар, максатларының тормышка ашуын теләп калабыз!

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII халыкара олимпиада «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентлар өчен үткәрелә.

 

Источник информации: I курс магистры Зилә Мөбәрәкшина