26 апреля 2021
Ульяновскидагы Каюм Насыйри институты үзәгендә "Тукай әсәрләре минем күңелдә" дигән рәсемнәр конкурсы узды

25 апрель көнне, милли әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукай тууына 135 еллыгына багышлап, Ульяновскидагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгендә мәктәп балалары арасында "Тукай әсәрләре минем күңелдә" дигән рәсемнәр конкурсының йомгаклау тантанасы булды. Әлеге конкурска өлкәбез районнарыннан икейөзгә якын иҗат әсәрләре кабул ителде. Бу бик сөендерә, билгеле. Димәк, балалар Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнәләр, укыйлар һәм яратып рәсемгә төшерәләр. Катнашучылар арасында башка милләт балалары булуы Тукаебыз әкиятләренең күп телдә укылуын күрсәтә. Жюри рәисе Россия Федерациясенең рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов үзенең тәбрикләү сүзендә балаларга рәсем ясаганда әкиятләрне игътибар белән укырга һәм китаптан күчереп ясарга түгел, ә үз фантазияңне эшкә җигәргә кирәк, диде. Бәйрәм тантанасы концерт белән тәмамланды. Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә Тукай шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Әлеге кичә татар халкы гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.